Апас районында 120дән артыграк бала робот техникасы студияләрендә белем алган

Апас районының робот техникасы студияләре педагоглары бер ел эчендә 120дән артыграк балага белем биргән. Бу хакта республика Икътисад министрлыгы хәбәр итә.

“Апас районы мәктәпләрендә “Заманча мәктәп” федераль проекты буенча робот техникасы студияләре оештырылды. 120дән артыграк бала роботларны җыю һәм программалаштыру нигезләрен үзләштерде”, -– диелгән министрлыкта.

Балалар программалаштыруның төп төшенчәләренә һәм нигезләренә, роботлар җыю буенча уртак эшкә өйрәтелгән.
“Бүгенге югары технологияләр чорында балаларыбызның, заманнан артта калмыйча, һәрвакыт үсүен телибез. Шулай ук үзләренең сәләтен үстерү өчен уңай шартлар тудырырга тырышабыз. Аларның республика дәрәҗәсендә танылачагына ышанабыз”, – дип билгеләп үткән Апас районы хакимияте башлыгы Айрат Җиһаншин.
“Мәгариф” илкүләм проекты барлык балалар һәм үсмерләрнең мөмкинлекләрен ачу өчен тигез шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Бөтен ил күләмендә мәктәпләр, көллиятләр, техникумнар төзелә, яңартыла, алар заманча җиһазлар белән тәэмин ителә. Өстәмә бушлай белем бирү системасы “Кванториум” технопарклар челтәрен, “IT-куб” цифрлы үсеш үзәкләрен, “Сириус” сәләтле балалар үзәгенең төбәк филиалларын киңәйтү хисабына үстерелә. Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә.
Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү