Казан бүләге: Татарстанда БРИКС Уеннарына йомгак ясадылар

38 алтын, 14 көмеш һәм 7 бронза медаль. БРИКС Уеннарында республика спортчылары әнә шул кадәр җиңү яулады. Безнекеләрне зур уңышка ирешүләре белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады. Казан Кремлендә узган чарага спортчылар да буш кул белән килмәгән. Алар Рөстәм Миңнехановка БРИКС Уеннары медальләрен бүләк иттеләр.

Узган якшәмбедә Казанда БРИКС Уеннары тәмамланды. Ярышларда катнашу өчен Татарстан башкаласына дөньяның 80нән артык иленнән 4,6 мең спортчы килде. Алар 27 спорт төре буенча көч сынашты. Чагыштыру өчен, былтыр Көньяк Африканың Дурбан шәһәрендә узган БРИКС уеннарында җиңүчеләрне нибары биш спорт төре (бадминтон, теннис, өстәл теннисы, йөзү һәм пляждагы волейбол) буенча гына ачыклаганнар. Быелгы БРИКС уеннарында барлыгы 387 комплект медаль уйнатылды. Ярышлар барышында Россия 500дән артык медаль яулап, медальләр исәбе буенча беренче урын алды. Икенче урында – Белоруссия, өченчедә исә – Кытай спортчылары.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, республика спортчылары да Россия җыелма командасының җиңүенә зур өлеш кертте. Безнекеләрнең 38 алтын медале бар!

– Дөньяда геосәяси вазгыять шактый катлаулы булуга да карамастан, сез тырышып спорт белән шөгыльләнүегезне дәвам иттерәсез. БРИКС Уеннарында югары спорт осталыгы, максатчанлык һәм җиңүгә ныклы ышаныч күрсәттегез, – диде Рөстәм Миңнеханов ярышларда җиңү яулаган Татарстан спортчылары белән очрашкач.

Казан Кремлендә БРИКС йомгаклары буенча спортчыларга һәм тренерларга дәүләт бүләкләре тапшырдылар. «Дөньяның 82 иле катнашындагы халыкара ярышларны үткәрү спортның сәясәттән өстен булуын тагын бер раслады. БРИКС Уеннары нәтиҗәләре Олимпия Уеннарында лаеклы көндәшлек күрсәткән булыр иде дип ышанам. Үз чыгышларыгыз белән сез Татарстанның – ил күләмендә лаеклы рәвештә спорт төбәге, ә Казанның спорт башкаласы исемен йөртүен дәлилләп күрсәттегез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Мондый ярышлар үткәрүнең әһәмияте турында да әйтте ул. «Һичшиксез, зур спорт чаралары үткәрү бәяләп бетергесез мирас калдыра: яңа спорт «йолдыз»лары кабына, спорт объектларының матди-техник базасы яңара, сәламәт яшәү рәвешенә карата кызыксыну һәм дөнья күләмендә кунакчыл төбәгебез турында белүчеләр артканнан-арта», – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов кулыннан дәүләт бүләге алучылар арасында БРИКС Уеннарында авыр атлетика буенча алтын медаль яулаган, ярышлар барышында ике тапкыр Россия рекордын яңарткан Зөлфәт Гәрәев тә бар иде. «Рәис кулыннан дәүләт бүләге алу – безнең өчен бик зур дәрәҗә, – диде ул. – Халыкара ярышларда беренче генә чыгыш ясавым түгел. Моңарчы Дөнья һәм Европа чемпионатларында катнаштым. Өйдә узган ярышлар исә күңелгә тагын да ныграк кереп калачак. Әллә үз Казаныбызда чыгыш ясагангамы, җиңелрәк тә булды. 73 килограммга кадәр авырлык категориясендә ике тапкыр Россия рекордын яңарттым. Штанганы ыргылып күтәрүдә – 156 кг, этеп күтәрүдә 180 килограммлы нәтиҗәгә ирештем. Җиңүемне тормыш иптәшем Нуриягә һәм кечкенә улыма багышлыйм. БРИКС Уеннарында мондый нәтиҗә көттем. Чөнки алдан бик нык әзерләндек. Штанганы азрак күтәргән булсам, үземне гафу да итмәс идем кебек».

Спортчы әйтүенчә, Казанда БРИКС Уеннарының оештыру дәрәҗәсе Дөнья чемпионатыныкыннан ким түгел. «Югарырак та булмаса әле, – дип тә өстәп куйды ул. – Татарстанда халыкара ярышлар гына түгел, республика дәрәҗәсендәге спорт чаралары да башкалардан бер башка өстенрәк уза. Барлык оештыручыларга, җиңү юлына китергән тренерларга, безнең өчен җан аткан барлык тамашачыларга ихлас рәхмәтлебез».

Тантаналы чарада спорт гимнастикасы буенча биш медаль (шуның икесе алтын) яулаган Даниел Мариновны әзерләгән тренер Радик Кормангалинга да медаль тапшырдылар. «Бу җиңү – хыялыбыз иде. БРИКС Уеннарына әзерлек шактый катлаулы узды. Чөнки баштарак Россия җыелма командасында Даниелның уңышка ирешә алуына бик үк ышанып та бетмәделәр. Әмма без лаеклы нәтиҗә күрсәтә алдык. Әзерләгән спортчым белән чиксез горурланам», – диде тренер.

Фехтование буенча Олимпия чемпионы, БРИКС Уеннарында алтын медаль яулаган Марта Мартьянова Рәис кулыннан бүләк алганда үзара нәрсә турында сөйләшүләрен сер итеп калдырды. «Оештыру дәрәҗәсенә килгәндә, Казанда барысы да шәп иде. Көндәшлек кенә булмады. Дөресрәге, без, Россия спортчылары, медальләрне үзара уйнаттык. Татарстанда алтын аласым, минем өчен җан атучы тренерларымны, туганнарымны, дусларымны сөендерәсем килгән иде. Казан миңа мондый җиңү бүләк итте. Моңа бик шатмын», – диде спортчы.

Казан Кремлендә узган чарага спортчылар үзләре дә буш кул белән килмәгән. Даниел Маринов спортчылар исеменнән Рөстәм Миңнехановка БРИКС Уеннары медальләре комплектын бүләк итте. «Истәлек булыр», – диде Татарстан Рәисе. Сүз уңаеннан, интернетта мәш килеп БРИКС Уеннары символы – Бриксик йомшак уенчыгын саталар. Игълан сайтларында мондый тәкъдимнәр шактый. Йомшак уенчык бәясе 3 мең сумнан башлана. Бу да – истәлек.

Кемнәр ничәнче?

Ил Алтын медаль Көмеш медаль Бронза медаль Барлыгы
Россия 264 142 101 507
Белоруссия 55 85 107 247
Кытай 20 24 18 62
Үзбәкстан 17 39 58 114
Бразилия 8 20 23 51

Фото: rais.tatarstan.ru

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү