Россиянең финанс кырында үткән атнада кызык хәлләр булды: Мәскәү биржасына санкцияләр кертелгәч, сум кире сальто ясады һәм долларны тибеп екты. Аек акыл сумның йомшаруын көткән иде. Без белгән сум алдагы елларда мондый очракларда паника корбаны була һәм доллар алдында тезләнә иде. Бер долларны туксан һәм йөз сум аралыгындагы саннар белән бәяләгән Россия акчасы бу юлы, кинәт мускуллар үстереп, долларның дәрәҗәсен сиксән сумнан да түбәнгәрәк төшерде.
Әмма сөенеч һәм шатлык уятырга тиешле бу вакыйга кире паника кузгалтты. Мендәр астындагы доллары булганнар иң беренче чаң какты, авторның «Телеграм»ына төшенкелек белән сугарылган сораулар килде. Кемнең кулында доллар бар, шулар өчен сум курсы күтәрелү югалтуларга илтәчәк иде. Газета хәбәрчесе аларга шунда ук юатулы җаваплар язды: «Доллар көпшәкләнү – вакытлы күренеш, озак та тормый барысы да үз ярларына кайтачак, сум курсы элеккедән дә түбәнәер әле». Шундый фараз ясарга нигез җитәрлек иде.
Сумның ныгуы өчен объектив сәбәпләр байтак. Көнбатыш санкцияләре Россиядән капиталны читкә чыгару һәм оффшорларда яшерү мөмкинлеген бетерде диярлек. Хәзер кесәгә салып та ун мең доллардан артык акчаны читкә чыгара алмыйсың. Банклар аша акча күчерү мөмкинлекләренә соңгы санкцияләр кискен аяк чалды. Әле монда оффшорга яшерү өчен түгел, импорт өчен түләү дә гадәттән тыш кыен эшкә әверелде. Доллар түгел, Кытайга юань күчерү – зур проблема. Импорт масштаблары кискен кимеде. Россия импорты июнь башына болай да өчтән бер өлешкә азайды, диләр. Товар да сатып ала алмагач, читкә дә яшерә алмагач, валюта белән нишлисең? Хөкүмәтнең экспортлерларга валюта кеременең 80 процентын сатарга дигән таләбе дә бар. Болар барысы бергә җыелып, сум курсының ныгуына китерде дә инде. Үткән атнада арзанга валюта сатып алу өчен идеаль шартлар туды.
Сумның ныгуы гади спекулянтларны гына түгел, хөкүмәт даирәләрен дә борчымый кала алмый иде. Россия бюджеты доллар курсына үлчәп киселгән. Казна болай да дефициттан интегә. Сум ныгыса, дефицит масштабы үсеп, бюджет ярык тагаракны хәтерләтәчәк. Финанс министры Антон Силуановның әйткәне бар: долларның бер сумга кыйммәтләнүе бюджетка йөз миллиард сум бирә. Киресенчә булса, шулкадәр акча югала. Хөкүмәт һәм Үзәк банк күргән ашыгыч чаралар сумның яңадан йомшаруына китерә башлады инде. Элекке курс сакланыр, ел ахырына таба сум девальвациясе дә булырга мөмкин.
Фото: ИЗВЕСТИЯ/Сергей Коньков
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat