Тел көрәшендә кем отар?

АКШта Президент сайлавы якынлашкан саен, узышның ике лидеры арасында бу атнада булачак телебәхәскә җәмәгатьчелек игътибары көчәя. Сер түгел: Кремльдә Трампны үз күрәләр, аркадашка саныйлар. Аның Украина конфликтын бер көндә туктатырга биргән вәгъдәсе Россия файдасына сөйли кебек. Аның теленнән Путин турында җылы сүзләр дә төшкәли. Әмма сәясәт – күп билгесезле тигезләмә ул.

Әле үткән атнада гына Ханойда Кремль лидерын бик җылы кабул иткәннәр иде, Россия – Вьетнам стратегик хезмәттәшлеген тирәнәйтү турында вәгъдәләр яңгырады. Путин артыннан икенче көнне үк Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге бу мөһим дәүләткә АКШ дәүләт секретаре ярдәмчесе килеп төште. Вьетнамның тышкы эшләр министры Буй Тхань Шон Вьетнамның АКШны «стратегик хезмәттәш» дип санавын белдерде.

Трамп та шулай ук. Күптән түгел генә ул Украина конфликты аның Президентлык срогында башланган булса, «Мәскәүне бомбага тоткан булыр идем», – дигән сүзләр әйтте. Шуңа күрә Америка тарихындагы иң карт ике кандидатның көрәшендә кем җиңсә дә, зур проблемалар төене җиңел генә чишелер дип өметләнергә ярамый. Трампның сайлауда җиңү шансы зуррак, чөнки популярлыгы Байденныкын узып китә. Шуңа күрә Мәскәүнең ставканы Овал кабинетка икенче тапкыр керергә җыенучы элекке Президентка куюы –  асылда дөрес тактика ул.

Америка аудиториясе ике лидерның тел көрәшенә зур игътибар белдерә. Теледебатларны бу юлы күп еллардан соң беренче тапкыр бәйсез комиссия түгел, ә хосусый CNN телеканалы оештыра. CNN белән Трамп мөнәсәбәтләре бик үк яхшы түгел, әмма телеканал яхшы түләү вәгъдә итә. Трамп, акчага бик мохтаҗ булу сәбәпле, аның шартларына күнгән. Бәхәс барышында кандидатларның бер-берсен хурлавы, начар сүзләр әйтүе – күптәннән килгән традиция. Әмма бу юлы бәхәс кырыс протокол шартларында оештырыла, артыгын туарылырлык түгел. Жирәбә буенча Байденга подиумдагы урынны сайлау хокукы, ә Трампка соңгы сүз әйтү өстенлеге бирелгән. Трамп Байденны хәлдән тайдырырга тырышыр, диләр. Әмма Байденның оста оратор, азау теше ярган сәясәтче булуы да искә алына. Хәтере хыянәт итмәсә, Трампны яхшы гына «кыйнар» дигән өмет бар. Тик сер түгел, Байден үзен бик сәер тота, сәламәтлеге какшаган картның бәхәсне оттыруы да гаҗәп булмас иде. Оттырган очракта Демократик партия аны башка кандидат белән алыштырачак дигән фикер дә йөри. Интрига 27 июнь көнне чишелеш табар.

Фото: ria.ru

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү