Бүген төнлә Казанның Җиңү паркында Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан «Бердәм Россия» Яшь гвардиясе»нең Татарстан бүлеге, партиянең төбәк бүлеге вәкилләре һәм Казанда яшәүчеләр 30 мең шәм яндырды. Акциядә катнашучылар ут белән Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланованың рәсемен ясады.
«Бердәм Россия» Яшь гвардиясе» «Сугышның утлы картиналары» акциясен ел саен оештыра. Аны барлык герой-шәһәрләрдә, сугышчан дан һәм хезмәт батырлыгы шәһәрләрендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә үткәрәләр.
Быелгы акциядә Россия Герое Рәсим Баксиков, партиянең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев, «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов катнашты.
«Россиянең теләсә кайсы гражданины өчен 22 июнь – фаҗигале дата. Безнең һәркайсыбыз бу көнне, иртәнге дүрттә, 1941 елда нәрсә булганын истә тотачак. Россия бу куркыныч сугышта җиңде һәм бүген, нацизмга каршы көрәшкәндә дә, без җиңәргә тиеш. Безнең башка чарабыз юк. Җиңү безнең якта булачак», – диде Рәсим Баксиков.
Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова (1912-1971) 46нчы гвардия Тамань төнге бомбардировщиклар хатын-кызлар авиация полкы очучысы (эскадрилья командиры урынбасары) була. Гвардия өлкән лейтенанты Төньяк Кавказ, Кырым, Беларусь, Польша һәм Көнчыгыш Пруссиядә барган бәрелешләрдә катнаша. Аның исәбендә 780 сугышчан очыш – ул һавада 900 сәгать була һәм дошман өстенә 190 тонна бомба ташлый. Сыртланова 1946 елда Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Бәләбәйдә туган Герой сугыштан соң Казанда яши.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat