Татарстан театрлары алты «Алтын битлек»кә ия булды

Кичә Мәскәүдә “Алтын битлек” театр премияләрен тапшыру тантанасы узды. Татарстанның өч театры илнең иң мәртәбәле театр премиясенең барлыгы алты (!) номинациясендә җиңү яулады.

“Әкият” курчак театрының Евгений Водолазкин әсәре буенча куелган “Авиатор” спектакле (реж. Илгиз Зәйниев) өч номинациядә җиңү яулады һәм өч “Алтын битлек”кә ия булды. Алар – “Иң яхшы спектакль. Курчак театры”, “Иң яхшы режиссер эше” (“Әкият” курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев), “Иң яхшы актер эше” (актер Дилүс Хуҗиәхмәтов).

Камал театрының Мәхмүт Галәү әсәре буенча куелган “Болганчык еллар. Мөһаҗирләр” (реж. Фәрит Бикчәнтәев) спектакле ике номинациядә иң яхшысы булып табылды. Спектакльнең костюмнар буенча рәссамы Марина Марьянич “Костюмнар буенча рәссамның иң яхшы эше” номинациясендә җиңде. Ә спектакль үзе “Иң яхшы спектакль. Драма театры” номинациясендә “Алтын битлек”кә лаек булды.

Кариев театрының Гадел Кутуй әсәре буенча куелган “Рөстәм маҗаралары” спектакле (реж. Тимур Кулов) театр премиясе жюриеның махсус бүләгенә лаек дип табылды.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү