Татарстанның урман хуҗалыкларына янгын сүндерү һәм урманнарны күзәтү-барлау өчен 41 берәмлек техника тантаналы төстә тапшырылган. Урманчылар өчен техника “Экология” илкүләм проекты буенча сатып алынган. Тантана Казанда узган. Бу хакта “Бердәм Россия”партиясенең төбәк бүлеге хәбәр итә.
“Яңа техника, һичшиксез, урман хуҗалыклары өчен урманнарны саклау эшендә бик кирәк. Урман – безнең байлыгыбыз. Ул сәнәгате нык үскән республиканың “үпкәсе” булып тора һәм, әлбәттә инде, бик белеп һәм нәтиҗәле файдалануны таләп итә”, – дип сөйләп үткән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин.
Премьер әйтүенчә, республиканың урман тармагында 2,5 меңнән артыграк кеше эшли. Аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә төбәгебез урманнарында һәр ел саен меңнәрчә гектар мәйданда агачлар утыртыла. Шул ук вакытта урманнар янгыннардан һәм агачларны законсыз кисүчеләрдән саклана.
Шулай итеп, урман хуҗалыкларына 31 берәмлек «УАЗ-390945” патруль машинасы, 6 “Беларус-82.1” тракторы, тагылма арбалы өч янгын сүндерү цистернасы һәм тагылма арбалы «РМ 500-2” кар-саз чанасы тапшырылган. Техникадан урманнарны күзәтү-барлау, янгын сүндерү, урманнарны яңарту, янгынга каршы чаралар күрү өчен файдаланылачак.
Аерым алганда, Нурлат урманчылыгына “УАЗ” машинасы тапшырылган. “Бу “УАЗ”ны Чулпан урман хуҗалыгына республика “үпкәләрен” янгыннардан саклау, аларны күзәтү-барлау өчен бирәчәкбез”, – дип билгеләп үткән Нурлат урман хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Галиев.
“Экология” илкүләм проекты калдыклар белән эш итүнең нәтиҗәсен яхшыртуга, зур сәнәгать үзәкләрендә һавага чыгарыла торган пычрак матдәләрне киметүгә, шулай ук илнең тиңдәшсез үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклауга юнәлдерелгән. Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путинның карары нигезендә 2019 елдан бирле тормышка ашырылып килә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat