Безнең өстәлләрдә көннән-көн сезонлы (күп очракта үзебез үстергән) яшелчәләр һәм җиләк-җимешләрнең төрләре арта бара. Аларның берсе – кәбестә.
Гади һәм арзан кәбестәнең уникаль үзлекләргә ия булуы турында табиблар борынгы заманнардан ук белгәннәр, тик алар үз теорияләрен фәнни нигезли алмаганнар. Бүген, галимнәр барлык биохимик процессларны аңлаткач, бу продуктның бәхәссез файдасы турында әйтергә мөмкин.
Кәбестә аксымнарында алыштыргысыз аминокислоталар, аерым алганда лизин, треонин, метионин бик күп. Лизин иммуноглобулиннарның, гормоннарның, ферментларның иң мөһим структур компоненты булып тора. Метионин үз чиратында май алмашуына, шул исәптән холестерин алмашуына да йогынты ясый. Азык-төлек составындагы метионинның җитәрлек күләмдә керүе бавырның нормаль эшләвен тәэмин итә һәм атеросклерозны кисәтә.
Кәбестәдә нинди генә витаминнар юк! В группасы витаминнары нерв системасының нормаль функциясен һәм тоташтыргыч тукыманың, шул исәптән тиренең дә яхшы халәтен гарантияли. Кәбестәнең яшәртү сере каротиноидлар һәм флавоноидларның югары концентрациясе белән аңлатыла.
Кәбестә яфраклары җепселләргә бик бай, аларга ашказаны эшкәртү һәм зарарлы матдәләр чыгару процессын яхшырту роле бирелә. Бу сәламәтлек, матурлык һәм озын гомер өчен нигез булып торган дус микроорганизмнарның нормаль яшәү эшчәнлеген гарантияли торган фактор булып тора.
Кәбестәдә кешегә кирәк булган барлык химик элементлар бар, алар ионлаштырылган, ягъни тиз үзләштерү өчен яраклы формада.
Ак кәбестәнең файдасы турында чиксез сөйләшергә мөмкин. Кәбестә ашагыз һәм сәламәт, матур булыгыз!
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat