Түбән Яке авылында СВОда һәлак булган Айнур Исрафилов белән хушлаштылар

Авыл өстен кара болыт каплады. Айнурның махсус хәрби операциядә катнашуын белмәгән дә идек без. Ул берәүне дә борчып тормаган. Әтисенә дә, туганнарына да сиздермичә, контракт төзегән булган. 2023 елның 24 ноябрендә СВОга китеп барган. Кызганыч, 2024 елның март аенда һәлак булган. Айнурның үлем хәбәре авылга шимбә көнне таралды. Таралса да, күңел ышанасы итмәде. 46 яшьлек, типсә тимер өзәрдәй ир-атны мәңгегә озатырбыз дип кем уйлаган?

Гәүдәсен кайтаралар дигән хәбәр тагын да тетрәндерде. Димәк, дөрес! Төн буе балачак урамында йөрдем бүген. Айнур күз алдыннан китмәде. Бакча башы күршесе иде. Бездән ике сыйныф югары укыды ул. Алар сыйныфларында күп иделәр. 16 бала дип истә калган. Ә без дүртәү. Егетләр белән парлашып биисе булса, аларны чакырып торабыз. Спорт белән дус, батыр егет булып мәктәп тәмамлады ул. Ә аннары, Казанга югары уку йортына укырга керде. Сыйныфташы Алмаз белән студент булдылар. Бер елдан аларга Раил Сәгыйтов кушылды. Тагын бер елдан мин иярдем.

Әнә шул егетләр белән Казанга йөрү күңелемдә уелып калган. Элек егетләр дә нык тәрбияле, чын ир-ат булып үскән икән дим хәзер. Әгәр юлда машина туктаса, иң элек мине утыртып җибәрәләр иде. Дус булдык. Аннары барыбызның да үз юлы. Авылга кайткач бик сирәк очраша идек. Быел әле сабан туенда Айнурның абыйсы белән апасы белән күрештем. Рәхәт чакларны, яшьлек елларын сагынып сөйләшеп тордык. Айнурны да искә алдык. Гаиләсе бар, Казанда диделәр. Күп тә үтмәде, әнә нинди кайгылы хәбәр килде.

Айнурның әнисе башка авылдан килен булып төшкән иде. Исеме Маһиҗүрә булса да, без аны Резедә апа дип йөрттек. Авыл китапханәсендә эшләде ул. Бик таләпчән иде. Ул исән түгел инде. Хәйдәр абый белән бергә алар җиде балага гомер бирә. Инде аларның дүртесе исән түгел. Хәйдәр абый да олы яшьтә инде. Әмма ул бирешми. Матур яшәргә тырыша. Авылдашлар да, Хәйдәр абыйны бик хөрмәт итә. Бүген исә, барлык якыннары аның ачы хәсрәтен бүлеште.

Айнур Исрафилов белән бөтен авыл хушлашты. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Вадим Никитин да, Исрафиловлар гаиләсенә сабырлык теләде. Айнурның исеме онытылмас, диде. Иң җылы хисләрне укучысы турында сыйныф җитәкчесе Фоат Насыйбуллин җиткерде.

– Айнур бар яктан үрнәк булып үсте. Әйбәт билгеләргә укыды. Югары белем алды. Хокук саклау өлкәсендә эшләде. Хатыны Гөлия белән Алсу һәм Инсаф исемле сабыйлар үстерделәр, ди ул. – Бик авыр хәл. Язмыштан узып булмый шул. Гомере кыска булган инде. Без Айнурны онытмабыз, яхшы сүзләр белән искә алырбыз. Урының оҗмахта булсын, укучым!

… Авыл зиратында тагын бер кабер артты. Озатырга кайтып булмаса да, каберенә зиярәт кылырга килермен, дустым! Күңелдә яхшы дус, кешелекле, көчле ир-ат булып истә калырсың! Ватанны сакларга китүен дә син чын ир икәнеңне күрсәтә. Гаиләдә сабырлык, әтиең, хатының, улың, кызың синең белән горурланадыр!

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү