Дәүләт Советына сайлауда «Бердәм Россия» партиясе кандидатлары исемлеге билгеле

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентына сайлауда «Бердәм Россия» партиясе исемлеген җитәкләячәк. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең 36 нчы конференциясендә бердәмроссиялеләр бердәм сайлау округы һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча депутатлыкка кандидатлар исемлеге һәм сайлау алды программасы өчен тавыш бирде.

Исемлектә икенче урында – Россия Герое Рәсим Баксиков, өченче урында – Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская. Исемлектә барлыгы 58 кандидат. Аларның 57се исемлектә праймериз нәтиҗәләре буенча урын алган. «Бердәм Россия» генераль советы карары нигезендә, исемлеккә «Яшь гвардия»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетлиновны да керттеләр. Ул исемлектә 44 нче урында. Шулай ук, депутатлар бер мандатлы округлар буенча да үз кандидатларын тәкъдим итте.

Билгеле булганча, Дәүләт Советына сайлау 8 сентябрьдә узачак. Анда 100 депутат сайланачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү