Фәрит Мөхәммәтшин – беренче. Бу елның көзендә Дәүләт Советына депутатлар сайлауда «Бердәм Россия»дән кандидатлар исемлеге ачыкланды. Аны Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләячәк. Төбәк бүлегенең 36 нчы конференциясендә әнә шундый карар кабул иттеләр.
Утырышта бердәм сайлау округы һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча депутатлыкка кандидатлар исемлеге һәм сайлау алды программасы өчен тавыш бирделәр.
– Быел ил күләмендә узган зур сәяси чара – Россия Президентын сайлаудан соң, 8 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көнендә без Дәүләт Советы депутатларын да сайлаячакбыз. Хәзер шул эшкә әзерлек бара, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Билгеле булганча, «Бердәм Россия» партиясе 20–26 майда алдан тавыш бирү үткәрде. «Кандидатлыкка кандидат буларак бердәм сайлау округы һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча 312 кеше теркәлде. Алдан тавыш бирүдә барлыгы 171 мең кеше катнашты. Әлеге күрсәткеч буенча без – Мәскәүдән соң икенче урында», – диде Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина. Утырышта бердәмроссиялеләр үз кандидатларын тәкъдим итте. Исемлектә бердәм сайлау округы буенча – 58, бер мандатлы округлар буенча 50 кеше бар. Сүз уңаеннан, Дәүләт Советында 100 депутат эшли. Аларның яртысы бердәм сайлау округы буенча, калганы бер мандатлы округлар буенча сайлана.
Бердәм сайлау округы буенча исемлектә беренче урында – Фәрит Мөхәммәтшин. Россия Герое Рәсим Баксиков – икенче, ә Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская – өченче урында. Беренче «бишлек»тә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов та бар. Бу урында шунысын да искәртик: исемлектә 57 кандидат праймериз нәтиҗәләре буенча урын алган. «Бердәм Россия» генераль советы карары нигезендә, бирегә «Яшь гвардия»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдиновны да керттеләр. Ул – 44 нче урында. Аңлашыла ки, Руслан Шиһабетдинов – кандидатлар арасында иң яше дә, аңа – нибары 26 яшь. Исемлектә режиссер Илгиз Зәйниев (25 нче урында), Татарстанның элеккеге спорт министры Марат Бариев (42), «Ак барс» хоккей командасының элеккеге капитаны Данис Зарипов (43) кебек яңа кандидатлар да бар. «Татарстанда һәм ил күләмендә спортны үстерү белән шөгыльләнергә телим. Балалар хоккеена аерым игътибар бирәсем килә», – дип сөйләгән иде хоккейчы кандидатлыкка документлар тапшырганда.
Утырыштан соң Фәрит Мөхәммәтшин бу елның көзендә узачак сайлауга бәя дә бирде.
– Без киләсе сайлауга республикада яшәүчеләрнең ышанычы һәм Татарстанда, республиканың һәр районында башкарылучы яхшы эшләр белән барабыз. Халык арасында үзебезгә карта ышаныч һәм абруйны арттырдык, дип уйлыйм. Республикабыз киләчәктә дә үссен, алда торган бурычларны хәл итә алсын өчен, безнең алда әлеге ышанычны саклау һәм ныгыту бурычы тора, – диде парламент җитәкчесе.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, «Бердәм Россия» партиясе Татарстан һәм илебезнең төп терәге булды һәм булачак. «Татарстанда сайлаучылар тавыш бирү участокларына күпләп килер һәм безнең партия тарафдарларын хуплар дип ышанам», – диде ул.
Парламент җитәкчесе сүзләренә караганда, партиянең күпме тавыш җыясын фаразларга иртәрәк әле. «Тик шикләнмәгез, без беренче булачакбыз. Чөнки халык безгә ышана һәм теләктәшлек күрсәтә. Сәяси көрәштә башка партияләр дә актив катнашачак, әлбәттә. Сайлау мөмкинлеге дә кирәк. Бәлки, безнең партия тоткан урын яки башка эшләрдән канәгать булмаучылар да бардыр, аларны да ишетергә кирәк. КПРФ, ЛДПР, «Гадел Россия» һәм «Новые люди» партиясе дә сайлауда лаеклы катнашыр, дип уйлыйм. Без беркемгә дә җиңелү теләмибез», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Советы Рәисенең фикерен дәвам иттереп: «Без беркемгә дә җиңелү теләмибез. Әмма безгә ышанычлы җиңү кирәк, – диде конференциядә катнашкан Дәүләт Думасы депутаты Олег Димов. – «Бердәм Россия»нең Татарстандагы бүлеге ил күләмендә үрнәк булып санала. Шуңа күрә без һәрчак республикадагы хезмәттәшләребезгә таянабыз. Партиянең Татарстандагы бүлеге бер дә сынатмады, шул исәптән сайлау нәтиҗәләре буенча да, алга таба да шулай булачак дип ышанам. Мин шактый вакыттан бирле партия әгъзасы булып торам. Татарстанга килгәч, биредә бөтен эшнең дә төгәл, тәгаен башкарылуына тагын бер кат инандым. Безгә бүген тормышка ашырылучы эшләрне алга таба да дәвам иттерү өчен, ышанычлы күпчелек кирәк».