Быел Татарстанда халыкның кеременә салым күбрәк җыелган

Бу елның гыйнвар-май айларында республикада физик затларның кеременә салым күбрәк җыелган. Бу хакта Татарстан финанс министры урынбасары Алла Анфимова әйтте. “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында агымдагы елның биш аенда бюджет үтәлеше турында сөйләделәр.

“Бу елның гыйнвар-май айларында Татарстан тупланма бюджетына 205,1 миллиард сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр тупланган. Шул исәптән, 173,2 миллиард сум – республика казнасына, 31,9 миллиард сум – җирле бюджетларга кергән. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан ил төбәкләре арасында бишенче урында. Бездән алда Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе һәм Краснодар крае урнашкан”, – диде Алла Анфимова.

Аның әйтүенчә, тупланма бюджетка салым һәм салым булмаган керемнәрнең зур өлешен керемгә салым (32,6%) алып тора. “Икенче урында – физик затларның кеременә салым (28,5%). Беренче бишлектә оешмаларның милкенә салым (10,1%), тулаем керемгә салым (8,8%) һәм салым булмаган керемнәр (8,7%) дә бар”, – диде министр урынбасары.

Быел Татарстанда халыкның кеременә салым да күбрәк җыелган. “Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 17,5 миллиард сумга артык. Бу шул исәптән хезмәт хаклары күтәрелү, салым түләүчеләр саны күбәю белән дә бәйле, – дип аңлатты Алла Анфимова. – Шушы ук чорда керемгә салым күрсәткече 66,9 миллиард сум тәшкил иткән. Тармакларга бүлеп караганда, аның 40 проценты диярлек нефть чыгару, газ, химия һәм нефть химиясе сәнәгате тармакларына туры килә”.

Татарстан финанс министры урынбасары Гела Герасимова әйтүенчә, бу елның гыйнвар-май айларында Татарстан тупланма бюджетының чыгым өлеше 193,2 миллиард сумга җиткән. “Бу – еллык планның 37 процентын тәшкил итә. Республика бюджетының чыгымнары – 157,9 миллиард сум, җирле бюджетларныкы исә 76 миллиард сум”, – диде ул.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү