Татарстаннан Россия Герое Ирек Мәгасумов 18 яшьлек кызны үтерүдә гаепләнеп, 11 елга төрмә җәзасына хөкем ителгән. Луганск халык республикасының хәрби суды әнә шундый карар чыгарган. Бу хакта “Татар-информ” хөкем ителүченең адвокаты сүзләренә таянып яза.
Мәгасумов узган елның җәендә 18 яшьлек Дарья Киселеваны үтерүдә гаепле дип табылган һәм 11 елга колониягә озатылган. Тикшерү мәгълүматларына караганда, Мәгасумов 2023 елның августында хезмәттәше белән кафеда ял иткәндә, Киселева һәм тагын бер кыз белән танышкан. Аларга пистолеттан атып карарга тәкъдим иткәннәр. Шунда бер пуля Киселевага тигән. Кыз һәлак булган.
Адвокаты Мәгасумовның үтерүгә катнашканлыгына дәлилләрнең чынбарлыкка туры килмәвен һәм җитәрлек булмавын белдергән. Әмма Луганск халык республикасының хәрби суды аны катгый режимдагы колониягә озату һәм Россия Герое исеменнән мәхрүм итү турында карар чыгарган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat