Татарстанда соңгы 3 елда беренче тапкыр 300 балл җыючы укучы пәйда булган. Әлмәтнең 20 нче мәктәбен тәмамлаучы Ананстасия Князева рус теле, инглиз теле, рус әдәбияты буенча 100әр балл җыйган. Бу хакта “Татар-информ” Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
“Тарих, биология һәм чит телләр буенча имтихан эшләрен тикшергәннән соң республикада 100 балл җыючылар саны 338 гә җитте”, – дип билгеләп үтелгән министрлыкта.
Бер укучы тарих буенча 100 балл туплаган. Узган елда мондыйлар саны 2әү булган. Биология буенча 4 укучы (узган елда – бишәү) максималь балл җыйган. Тагын 34 укучы (узган елда – 9) инглиз теленнән имтиханны 100 баллга тапшырган
Моннан тыш Татарстанда 200 балл җыючылар саны артып,17 кешегә җиткән.