Республика ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче өлкәннәр белән элемтәдә тора. Бүген дә Свердловск өлкәсендә яшәүче ветераннар советы активлары Казанга килде. Аларның теплоход белән сәяхәт итүләре икән. Казанда тукталып, шәһәребезнең матур җирләрен карап йөриләр. Бер төркем өлкәннәр республика ветераннар советына килде. Алар чәй табыны артында фикер алышырга, тәҗрибә уртаклашырга өлгерде.
Республика ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Татьяна Кузьменкова кунакларны яңа проектлар, эшчәнлекләре белән таныштырды. Җиңүнең 80 еллыгына багышланып, Бөек Ватан сугышы ветераннарының истәлекләрен саклауга һәм аны киләчәк буынга тапшыруга юнәлтелгән проект турында сөйләде. Сүз уңаеннан, “Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан 80 истәлек” дигән проект 2023 елда старт алган иде. Аның кысаларында сугышта катнашучыларның истәлекләре нигезендә 80 видеорепортаж төшереләчәк. Проект коммерциячел булмаган оешмалар өчен уздырылучы республика конкурсында җиңүче булды. Узган елда республиканың 29 районында Бөек Ватан сугышы ветераннары турында 68 видеорепортаж төшерелде дә инде. Һәр видеосюжет ветераннарның үзләренә һәм аларның гаиләләренә тантаналы рәвештә тапшырылачак.
Кунакоарны республикада узучы “Балкыш” фестивале белән дә таныштырдылар. Үз чиратында Свердловск өлкәсенең ветераннар оешмасы вәкилләре үзләре хакында да сөйләде. Алар да бик күп төрле проектларны тормышка ашыралар икән. Арада өлкәннәр белән бергәләп ил буйлап сәяхәт итү дә бар. Шулай ук сәламәтлекне кайгырту буенча да эшлиләр. Баксаң, өч ял йорты өлкәннәр сәламәтлеген кайгыртуга юнәтелгән икән.
– Олылар белән эшләүнең үз яме бар. Өлкәннәрне хисләр-эмоцияләр яшәтә. Каядыр сәяхәт итү, матур урыннар күрү– бөтенләй канат куя. Без менә шул юнәлешне сайладык та инде, – ди алар.
Кунаклар милли ризыкларыбыз өчпочмак белән гөбәдияне бик яратты. Әле тагын очрашулар насыйп булсын дип таралыштылар. “Кунак ашы-кара каршы” дигәндәй, инде хәзер үзләре безнең өлкәннәрне кунакка көтәчәкләр.