Миләүшә Хәйруллина: «Телне музыка саклый – шуны аңламыйлар»

Милли музыка нинди була? Хатын-кыз һәм ир-ат композиторлар арасында аерма бармы? Талантлы татар музыкантларын Татарстаннан читкә җибәрмәс өчен дәүләт нишләргә тиеш? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны без композитор, музыкант, «Кави-Сәрвәр» операсы авторы Миләүшә Хәйруллина белән эзләдек. Музыкаль театр турындагы хыяллар, плагиат һәм «европалашу» турында сөйләштек.

«Мин спектакльгә хезмәт күрсәтүче түгел»

– «Алтын битлек» алган спектакльнең (Кариев театрының «Рөстәм маҗаралары спектакле) композиторы булу ничегрәк ул?

– Бу спектакльгә мине өч тапкыр чакырдылар, өчесендә дә «Юк» дидем. Чөнки ул бик тыгыз чакка – «Кави-Сәрвәр» (Миләүшә Хәйруллинаның Айдар Әхмәдиев либреттосына язылган операсы. – Авт.) әзерләнгән вакытка туры килде. Әмма ахыр чиктә барыбер ризалаштым. Шундый җиңел генә, рәхәт кенә әзерләнде ул. Спектакльнең режиссеры Тимур Кулов белән беренче тапкыр гына эшләвем булса да, уртак фикергә тиз килдек. Шәхси амбицияләре (начар мәгънәдә) булмаган, макталуны максат итмәгән, спектакльне әзерләү процессын беренче урынга куйган ихлас режиссерлар белән эшләү рәхәт. Тимур – әнә шундыйлардан. Аның уңыш сере дә шундадыр, миңа калса.

– Гомумән, спектакльгә музыка язуның нинди нечкәлекләре бар? Автор һәм режиссер фикерен, хисләрен, күзаллавын музыка аша ничек җиткерергә?

– Музыка актерларга ярдәм итәргә тиеш – бу кагыйдәне һәрвакыт истә тотам. Аларга режиссер биремнәрен үтәү җиңел түгел. Гел эзләнәләр, хаталаналар, борчылалар. Музыка исә актерларга юл күрсәтә. Музыка режиссерның уй-ниятләренә туры килергә, аңа ошарга тиеш. Ренат Әюпов (Кариев театрының баш режиссеры. – Авт.) һәрвакыт: «Музыканы тиз арада язып бир! Ул мине илһамландыра, нинди юнәлештә эшләргә кирәк икәнен аңларга ярдәм итә», – дия иде. Һәм, әлбәттә, спектакльдәге көйләр, җырлар тамашачы күңеленә юл табарга тиеш.

Икенче сорауга килгәндә, мин һәрвакыт спектакльләрнең сценарийларын кат-кат укыйм, булдыра алганча репетицияләргә йөрим. Кайвакыт, режиссер сүзеннән чыгып, яңа көйләр өстим яки булганнарын үзгәртәм. Беренче карашка аны кабул итмәскә мөмкиннәр, ә ахыр чиктә ул урынны башкача күз алдына да китереп булмый. Һәм, әлбәттә, әдәби чыганакка таянам. Ягъни мин – спектакльгә хезмәт күрсәтүче түгел, ә аның бер өлеше.

– Театраль әсәрләр язган композиторларның абруе төште кебек…

– Кайбер режиссерлар спектакльнең музыкаль бизәлешенә бармак аша карый. Ниндидер көйләр табып, бераз эшкәртеп тезеп чыгалар да – бетте.

Кайбер спектакльләр шундый шәп була, ә көйләре… Майонез салып бутаган кебек. Әйе, ул бөтен ризыкны да тәмле итә, ләкин аның зыянлы һәм очсыз булуын һәркем белә.

Нинди музыка тарихта эз калдырган? Кайсы гына бөек әсәрне алып карасаң да, барысы да – профессионаллар тарафыннан спектакльләр яисә фильмнар өчен махсус язылган әсәрләр. Ә нинди композиторлар онытылмый? Үзебезнең Салих Сәйдәшевне генә алыйк. Ул бит ниндидер «битмейкер» булмаган. Без Таҗи Гыйззәтнең «Чын мәхәббәт» спектаклен хәтерләмәскә мөмкин, ләкин аның өчен язылган «Әдрән диңгез»не барыбыз да белә.

«Бер буын таланттан колак кагачакбыз»

– «Кави-Сәрвәр» – берничә ел дәвамында төрле ишекләрне шакып, аның әһәмиятен расларга тырышып, читтә танылганнан соң гына Татарстанда күрсәтелгән әсәр. Бездә, яшь иҗатчыларны туган якларында күрсеннәр өчен, читтә танылырга кирәк кебек. Сезгә алай тоелмыймы?

– Бездә генә алай түгел ул. Үз илеңдә пәйгамбәр юк, диләр бит әле – бик хак сүзләр. Элек тә шулай булган, хәзер дә әллә ни үзгәрмәгән. Монда күрсеннәр өчен, башка җирдә танылырга, мәртәбәле исемнәр алырга кирәк икән, яхшы, тырышырбыз (көлә).

Дөресен әйткәндә, без – яшь иҗатчылар өчен Татарстан, Казанны читтә тәкъдим итү, аның данын тарату – үзе бәхет. Бу чын мәгънәсендә туган якка мәхәббәт белән эшләнә. Шөкер, моңа кадәр дәрәҗәне төшермәдек. Музыкаль өлкәдә безне беләләр, хөрмәт итәләр.

– Сезнең опера Казан сәхнәсендә ике мәртәбә куелды. Аны Опера һәм балет театрының репертуарына кертеп, даими рәвештә куелуын теләр идегезме?

– «Кави-Сәрвәр»не «Алтын битлек» премиясенә җибәрергә бик теләгән идем. Ләкин гаризадагы кайбер таләпләргә туры килмәдек. Төгәлрәк әйтсәк, безнең үз мәйданчыгыбыз һәм операны күрсәтү расписаниесе юк. Ә бит безнең мөмкинлек бар иде…

Премия тапшыру тантанасында утырганда, шактый гына уйландым. Бүгенге музыка сәнгатендә Екатеринбург белән Пермь шәһәрләренә тиңнәр юк. Безнең Казаныбыз да көндәшлеккә сәләтле булсын иде. Бүгенге буын татар композиторлары үзләрен күрсәтергә әзер, мөмкинлекләребез дә җитәрлек, ләкин аерым институция җитми.

– Әйтик, Казан үзәгендә музыкаль театр…

– Әйе. Бу юнәлештә конкрет гамәлләр кылынмаса, без бик күп музыкантларыбыздан, тулаем бер буын таланттан колак кагачакбыз. Мин югары вазыйфалардагы җитәкчеләребез, безнең күпьеллык гарызнамәне исәпкә алып, зирәк карарга килер дип ышанам. Кызганыч, әмма инде күпме яшьләр өметен өзеп китеп барды. Ә бит алар кайтмаячак. Могҗизага өметләнеп, гаиләләре, балалары хакына монда калучы 30–40 яшьлекләргә генә карап торып булмый.

Миңа калса, без хәлиткеч этапка килеп «төртелдек»: я бу проблеманы хәл итеп, яшьләргә Татарстанда эшләү һәм иҗат итү өчен мөмкинлекләр бирәбез, я аларны бөтенләй югалтабыз.

Әйтик, Татарстанда Телләр комиссиясе бик актив эшли. Төрледән-төрле конкурслар, фестивальләр оештыра. Ләкин, кызганыч, берәү дә телне музыка саклаганын аңламый, бу турыда уйламый. Үз практикамнан чыгып әйтәм: миңа, әйтик, татар телендә русча акцентсыз җырлаучы балалар, операда меццо-сопрано, тенор, бас тавышлы җырчылар җитми. Ә бит алар берәр генә түгел, күп булырга тиеш. Музыкада татар теле «үлә». Ул болай да – авыр өлкә. Һәркем профессиональ җырчы булып бетә алмый, аларның саны болай да аз.

«Хатын-кызга 200 процентка эшләргә туры килә»

– Татар музыкасы тарихында ир-ат композиторлар күбрәк. Хатын-кыз композиторларга, аларның әсәрләренә үзгә мөнәсәбәт сизелмиме?

– Танылган хатын-кыз композиторлар бары тик узган һәм безнең гасырда гына күренә башлады. Җәмгыять хатын-кыздан бик күпне таләп итә. Миңа калса, аның төп сәбәбе шул. Ә һөнәрдә уңышка ирешү өчен тормышның башка барлык якларыннан баш тартырга кирәк. Хатын-кызлар элек-электән көнкүрештәге мәшәкатьләрне дә, бала үстерүне дә үз өстенә алган. Шуңа да, кайсы гына өлкәне алсаң да, ир-атларның уңышка ирешү өчен мөмкинлекләре күбрәк булган. Алар үзләрен бары тик эшкә генә багышлый алган.

Шулай итеп, хатын-кыз электән һәрвакыт сайлау алдында кала. Бер якта – эш, икенче якта – ана булу, гаилә кору теләге. Соңгысы исә – табигать тарафыннан бирелгән инстинкт. Аңа каршы тору авыррак. Шуңа бүгенге хатын-кызлар берьюлы әллә ничә роль башкара. Безгә һәрвакыт уяу, матур, оешкан, тырыш булырга туры килә. Ә бу бик авыр…

Мөнәсәбәткә килгәндә, әйе, чыннан да, эшләремә башта шикләнебрәк караучылар бар. Минем тирәмдә, гомумән, бары тик ир-атлар гына диярлек. Шуңа иркенәергә мөмкинлек юк – гел 200 процентка эшләргә кирәк. Чөнки синең ялгышларыңны кичермиләр. Хаталансаң, бармак төртеп, «тиле кыз» диячәкләр. Андый буласы килми бит (көлә).

– Ә ир-ат язган музыка белән хатын-кыз язган музыка арасында аерма бармы?

– Танылган ир-ат композиторларны нечкә күңелле, хатын-кызларга охшаш табигатьле диләр. Ә хатын-кыз композиторларга, киресенчә, ир-атларныкы кебек энергитика хас дип саныйлар. Һәм бу үзенә күрә гармониягә, тәңгәллеккә китерәдер. Чөнки тыңлап кына хатын-кыз һәм ир-ат язган әсәрләр арасында аерманы отып алып булмый.

«Мин узган гасыр башындагы композиторлар кебек язарга оялам»

– Соңгы «Безнең җыр» лабораториясеннән соң «плагиат», «эпигонлык чире» ише темалар калкып чыкты. Музыка сәнгате бер-береңә охшашлык, ниндидер мотивларның кабатлануын кичерәме?

– Эстрада һәм поп-музыканы гомумән алабыз икән, анда бер үк идеяләрнең кабатлану очраклары бихисап. Чөнки бу жанрның закончалыклары бик «тар». Әйтик, симфониядә бер-берсенә охшаш өлешләрне табу мөмкин түгел диярлек, чөнки аның теле күпкә катлаулы. Ә инде өч аккордка корылган жанрдан яңалык эзләү… Эстрада җырлары бер-берсен кабатлаганга, катлы-катлы, артык катлаулы булмаганга җиңел кабул ителә дә бит инде. Билгеле, шоу-бизнеста плагиат белән шөгыльләнүчеләр бар ул. Ләкин «Безнең җыр»ны бу җәһәттә гаепләп булмый.

– Ә сез татар эстрадасын тыңлыйсызмы?

– Тыңламыйм диярлек. Үзем таныш булган, бергә иҗат иткән кешеләрне генә тыңлыйм. Ул вакыйгалардан артка калмаска, коллегаларның иҗаты белән кызыксынып барырга ярдәм итә.

– Яңа татар җырларын «европалашкан» диючеләргә сезнең җавап.

– Мин узган гасыр башындагы композиторлар кебек язарга оялам. Гәрчә аларның талантлары алдында баш исәм дә. Чөнки алга барырга кирәк. Без, иҗат иткәндә, киләчәк буыннарны исәпкә алырга тиеш. Безнең музыка алар күңелендә яши алачак. Һәм бу европалашу түгел, ә глобальләшү. Ул процесс тормышыбызның бөтен өлкәсендә дә бара, һәм аннан качып булмый.

Милли музыка һәм заманча музыканы аерып караучыларга аптырыйм. Бу – безне «тупик»ка илтүче фикер. Минем, мәсәлән, әсәрләрендә милли төсмерләр булган һәм дөнья күләмендә танылган автор буларак иҗат итәсем килә.

Әйтик, мин, заманча татар хатын-кызы, безнең әбиләребез кебек күлмәкләр, калфак-читекләр кимим. Ләкин татарлыгымны кечкенә генә алка ярдәмендә дә күрсәтә алам. Музыкада да шулай. Кечкенә генә бер борма, мелизм да җитә. Аны ишеткәч, сез йомшак кына «милли» җил искәнен тоячаксыз. Пентатоникага корылган «тайфун» түгел, нәкъ менә йомшак җил.

Ягъни «миллилек» кычкырып тормаган җырлар да милли була ала. Тәҗрибәле, акыллы кеше аны шундук отып алачак. Милли мотивларны мин вак кына, әмма кыйммәтле бриллиант белән дә чагыштырыр идем. Дөнья аренасына чыгарга телибез икән, без дөньядан артка калмаска һәм, әлбәттә, әсәрләребезне бриллиантлар белән бизәргә онытмаска тиеш.

– Миләүшә, хатын-кыз буларак иң зур хыялыгыз нинди?

– Бәхетле хатын-кыз буласым килә. Шөкер, мин бүген дә бәхетле. Ләкин һөнәремдә ирешкән уңышлардан тыш, тормышның башка өлкәләре турында да уйландыра. Яшем дә шундый. Гаилә кору турында ешрак хыялланам, уйланам. Әмма барысы да – Аллаһы Тәгалә кулында.

 


Фикер өстәү