Медицина фәннәре кандидаты, табиб-гастроэнтеролог Екатерина Кашух ни өчен шашлык белән алкогольне бергә кулланмаска кирәклеген сөйләде.
Белгеч сүзләренчә, кыздырылган ит спиртлы эчемлекләр белән бергә булганда, ашказаны асты бизенә зыян китерергә мөмкин.
«Этанол бөтен организмга, шул исәптән ашказаны-эчәк трактына һәм бөерләргә тәэсир итә. Алкоголь суны чыгара, ә аның белән бергә калий, кальций, магний, цинк минераллары китә. Спирт тәэсирендә витаминнар начаррак үзләштерелә, ә майлы ит һәм алкоголь дуэты ашказаны асты бизенә зыян килү куркынычын арттыра», – дип китерә табиб сүзләрен «Доктор Питер».
Беренче чиратта Кашух мондый комбинациядән эчәклек һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләргә сак булырга киңәш итә. Майлы ризыкның организмга тискәре йогынтысын киметү өчен, табиб дуңгыз итен сыер яки тавык белән алыштырырга, шулай ук маринадны өйдә ясарга киңәш итә.
Гастроэнтеролог билгеләп үткәнчә, шашлыкны каты кыздырырга ярамый, чөнки анда гетероциклик аминнар барлыкка килә, ә алар онкология куркынычын арттыра. Шулай ук эксперт өстәлгә күбрәк яшелчәләр өстәргә киңәш итә.
Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat