Россия Президенты Владимир Путинның Украинадагы кораллы низагны төгәлләү буенча тәкъдимнәре кулай түгел. Кушма Штатлар президентлыгына төп кандидатларның беренче дебатында (CNN телеканалы эфиры аша тапшырылган) Республика партиясеннән кандидат Дональд Трамп шулай дип белдергән.
“Юк, Путинның тәкъдимнәре кулай түгел. Тик карагыз әле, бездә чын лидер булса, бу сугыш беркайчан чыкмаган да булыр иде,” – дип билгеләп үткән Трамп, килеп туган хәлдә бүгенге дәүләт башлыгын – Демократик партия вәкиле Джо Байденны гаепләп.
Трамп әйтүенчә, АКШ Украинага 200 миллиард доллар яки аннан күбрәк күләмдә ярдәм иткән. Ул моның кадәр зур чыгымны, нигезсез, дип бәяләп, сайлауда җиңгән очракта инаугурациягә кадәр үк кораллы низагны туктатырга вәгъдә иткән һәм, Россия АКШның бүгенге президентын ихтирам иткән очракта низаг, гомумән, башланмаган да булыр иде, дигән.
“Байден моны туктату өчен берни дә эшләмәде. Чынында Россияне хуплагандыр дип тә уйлыйм. Ул Әфганстан белән бик начар эшләде, ил тарихында хурлыклы вакыйга булды бу”, – дип аңлаткан үз фикерен Трамп.
Байден, үз чиратында, Россия гаскәрләре Киевны ала калса, бу хәлнең өченче бөтендөнья сугышына китерәсен белдереп, көндәшен Путинга юл куюда гаепләгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat