Кыйммәтле җәй: коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар күпмегә арта?

Кыйммәтләнә! 1 июльдән ил күләмендә коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар арта. Татарстанда бәяләр уртача 10,8 процентка үсәчәк. Ә менә Казан һәм Чаллыда яшәүчеләргә моннан да күбрәк түләргә туры киләчәк. Яңача исәпләнгән түләү кәгазьләре август аенда киләчәк. Чыгымнарны «ВТ» хәбәрчесе дә исәпләп карады.

Кем әйтмешли, киләсе дүшәмбе икеләтә авыр көн булачак. 1 июльдән ил күләмендә коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар индексацияләнәчәк. Билгеле булганча, ут, су, газ бәяләре ел саен 1 июльдә арта. Тик соңгы ел ярым вакыт эчендә тарифлар, 2022 елда бер ел эчендә ике тапкыр кыйммәтләнгәннән соң, үзгәрешсез торды. Бу җәйдә исә ут янсын, су аксын өчен кабат күбрәк түли башларга туры киләчәк.

– 2024 елның 1 июлендә коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар индексацияләнәчәк. Бу – ил күләмендә уртак норма. Үзгәреш коммуналь хезмәтләрнең барлык төрләренә дә кагыла. Болар – электр энергиясе белән тәэмин итү, кайнар һәм салкын су, газ белән тәэмин итү, су үткәрү һәм ташландык суларны чыгару, җылылык белән тәэмин итү, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү, – диде Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина.

Аның әйтүенчә, республикада бәяләр уртача 10,8 процентка артачак. «Әлеге күрсәткеч республиканың кайсы шәһәр яки районында яшәүгә карап 4,9 процентка кадәр артыграк яки кимрәк булырга да мөмкин. Бу – рөхсәт ителгән чик», – диде Лариса Хәбибуллина.

Озын сүзнең кыскасы, яңа бәяләр Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә яшәүчеләрнең кесәсенә ныграк сугарга мөмкин. Биредә коммуналь хезмәтләр өчен тарифларны 15,7 процентка кадәр арттыру каралган. Иң зур күрсәткеч республиканың 24 шәһәрендә, шулай ук шәһәр тибындагы 17 бистәсендә һәм 177 авыл җирлегендә гамәлдә булачак.

Илнең һәр төбәге өчен бәяләр арту индексы үзгә. 1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар барыннан да бигрәк Байкал арты краенда (+15%) артачак. Әлеге күзлектән караганда, Хакасия Республикасында яшәүчеләр бәхетлерәк (+4%). Күрше төбәкләрне алсак, Башкорстанда тарифлар уртача – 10,9, Чуашстанда – 9,6, Мари Эл һәм Удмуртиядә 9,5 процентка кыйммәтләнәчәк. «Тарифлар артканнан соң да Татарстан Идел буе федераль округына керүче төбәкләр арасында түләү күләме буенча уртада калачак», – диде Лариса Хәбибуллина.

Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетында исәпләп тә күрсәттеләр: 1 июльдән соң 56 квадрат метрлы фатирда яшәүче өч кешелек гаиләнең коммуналь хезмәтләргә чыгымнары якынча 350–400 сумга артачак. Ике бала тәрбияләүче «ВТ» хәбәрчесенә исә кимендә 500 сум өстәмә түлисе. Тик шунысы бар: җәй булгач, бу бәягә җылылык өчен яңача түләү кермәгән.

Тарифлар күпмегә арта?

Ут өчен бер ставкалы тариф 41 тиенгә артачак һәм бер кВт/сәгате 5,09 сумга җитәчәк. Электр плитәләре белән җиһазландырылган шәһәр йортларында бер ставкалы тариф 52 тиенгә кыйммәтләнеп, бер кВт/сәгате 4,10 сум тәшкил итәчәк. Авылда яшәүчеләр өчен ул 29 тиенгә артып, бер кВт/сәгате 3,57 сум булачак.

Табигый газның бер куб метры бәясе хәзерге 6,78 сумнан 7,47 сумга җитәчәк. Зәңгәр ягулык 69 тиенгә артачак.

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен бер кешедән – 108,08 сум, авылда яшәүчеләргә исә 117,24 сум түләргә туры киләчәк.

Җылылык энергиясе тарифы 10,8 процентка артачак һәм 2388,45 сум/Гкал тәшкил итәчәк.

Юынтык суларны чыгарган өчен республика буенча уртача тариф 15,7 процентка кыйммәтләнеп, 33,81 сум/куб метрга җитәчәк.

Кәгазь эше кими

Чыгымнар артып торганда, акчаны янда калдыру җаен да эзләргә кирәк, әлбәттә. Шундый юлларның берсе – коммуналь түләүләргә субсидия рәсмиләштерү, ягъни түләгән акчаның бер өлешен кире кайтару. Өстәвенә бу эшне җиңеләйттеләр дә әле.

Моннан ары коммуналь түләүләргә субсидия рәсмиләштерергә теләүчеләргә «кәгазь боткасы»ннан куркып торасы юк. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин бу атнада дәүләттән матди ярдәм алу тәртибен гадиләштерүгә бәйле карар имзалады.

«Моннан ары коммуналь түләүләргә субсидия алу өчен илдә яшәүчеләргә Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша гариза җибәрү дә җитә. Кирәкле документларны исә дәүләт органнары ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша үзләре белешәчәк», – диелә Хөкүмәт сайтындагы хәбәрдә.

Интернет белән «дуслыгы» булмаган әби-бабайларны да тынычландырганнар. Яңа тәртип гамәлгә керүгә карамастан, документларны искечә социаль яклау бүлегенә яки МФЦга алып барып тапшырырга да мөмкин булачак.

Татарстанда халыкка ярдәм итү максатыннан, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә социаль ярдәм чаралары да каралган. «Коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары гомуми айлык керемнәренең 21 процентыннан артып киткән гаиләләргә субсидия бирелә. Былтыр Татарстанда яшәүче 70 меңнән артык гаилә 1,1 миллиард сумлык ташлама-субсидия рәсмиләштергән», – диделәр Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетында.

Билгеле булганча, субсидия ярты елга билгеләнә, аннары яңадан гариза язарга яки документлар тапшырырга кирәк. Акчалата ярдәмгә муниципаль яки дәүләт торагында яшәүчеләр, наем килешүе нигезендә фатир алып торучылар, торак кооперативы әгъзалары, фатир, шәхси йорт хуҗалары дәгъва кыла ала. Тагын бер шарт – торакның мәйданы. Ул билгеләнгән стандартларга туры килергә тиеш. Әлеге күрсәткечне һәр төбәк үзе билгели. Татарстанда ул бер кешегә – 40 квадрат метр, ике кешелек гаиләдә җан башына – 23 квадрат метр, өч кешелек гаиләдә исә 17 квадрат метр тәшкил итә. Дәүләттән акчалата ярдәм алганчы, керемнәрне раслап күрсәтергә туры киләчәк. Истә тотыгыз, коммуналь түләүләр буенча бурычлары булганнарга субсидия бирелми.

Биш көн һәм аннан да озаграк өйдә булмаган очракта, ут, су һәм газ өчен түләүне яңадан исәпләтергә дә мөмкин. Моның өчен командировкада яки ялда булуыңны дәлилләп күрсәтергә кирәк. Тик шунысы да бар: бу техник сәбәпләр аркасында өйдә исәпләгечләр куйдырта алмаган кешеләргә генә кагыла.

Өч һәм аннан да күбрәк, шул исәптән уллыкка алган, бала тәрбияләүче гаиләләргә дәүләттән ярдәм бар. Аларга коммуналь түләүләргә киткән чыгымнарның өчтән берен кире кайтаралар. Барлык группа инвалидларга коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә кайбер ташламалар каралган. Наем нигезендә алынган торак өчен (күпфатирлы йорт булганда, аның белән идарә итү, йортның уртак милкен төзекләндерү, агымдагы ремонт өчен түләү), салкын, кайнар су, ут, җылылык өчен түләгәндә; үзәк җылыту системасы булмаган авыл өйләрендә, җылылык өчен тотылган чыгымнар өчен түләгәндә торак-коммуналь хезмәтләргә 50 процент ташлама бирелә. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар да коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә аның яртысы кадәр субсидия-ташламадан файдалана.

Әллә каян күренеп тора

Пенсионерлар һәм күпбалалы гаиләләр өчен сөенечле яңалык та бар. 1 июльдән ил күләмендә аерым категория гражданнар коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә банк комиссиясеннән азат ителәчәк.

Хәтерләсәгез, Россия Президенты Владимир Путин бу хакта узган елның декабрендә үткән «туры элемтә»дә әйтте. «Коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә банкларның комиссия алуы дөрес түгел. Бигрәк тә пенсионерларга кагылганда. Карар кабул ителде: пенсионерлар комиссия түләмәячәк», – диде ул. Документ апрель азагында Россия Хөкүмәте сайтында басылды. Ул вакытта, әйтик, банкомат аша ут яки су өчен исәп-хисап ясаучы ташламага ия булган әбекәйне танып белү өчен вакыт кирәк булачак дип тә әйттеләр. Әйткән сүз – аткан ук.

Шулай итеп, быелның 1 июленнән күп бала тәрбияләүче әти-әниләр, пенсионерлар, инвалидлар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм һәлак булган (үлгән) сугыш инвалидлары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарының гаилә әгъзалары коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә банк комиссиясе түләмәячәк.

Яңалык барлык төр коммуналь хезмәтләргә, шул исәптән пеняга да кагыла. Әйтүләренә караганда, кайбер кредит оешмаларында комиссия күләме түләүнең 3 процентына кадәр тәшкил итә.

«Коммуналь түләү кәгазьләрендә «түләүче коды», «шәхси счет» яки штрих-код рәвешендәге махсус тамгалар бар. Әнә шунда исәпләнгән акча һәм түләүче кеше турында бөтен кирәкле мәгълүмат яшеренгән дә инде. 1 июльдән соң коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисап ясаганда ташламага ия булган аерым категория гражданнарны әнә шул махсус кодлардан танып беләчәкләр», – дип аңлаткан «Шәһәр икътисады институты»ның баш белгече Татьяна Лыкова.

Ничек азрак түлисе?

– Коммуналь хезмәтләр өчен вакытында исәп-хисап ясаган очракта, бурыч җыелмый. Түләүнең мөмкин булган соңгы көне квитанциядә күрсәтелгән.

– Кирәк булмаган хезмәтләрдән баш тартыгыз. Мәсәлән, бүген күпләрнең өендә чыбыклы телефон тузан җыеп кына утыра. Шул ук вакытта, җылылык, су үткәрү, канализация, йортны карап тору һәм ремонтлау кебек хезмәтләрдән баш тартып булмый.

– Ут, су, газга исәпләгечләр урнаштырыгыз. Югыйсә норматив буенча тотылмаган чимал өчен дә түләргә туры килә.

– Заманча көнкүреш техникасы энергияне сарыф итү нәтиҗәлелеге буенча төрләргә бүленә. Мәсәлән, «А» класслы телевизор утны азрак «ашый». Гади лампа урынына энергияне саклый торганын файдалану да отышлырак.

Автор фотосы

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү