Сарман районы “Шәфкать” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, “Демография” илкүләм проекты нигезендә, бәйләү буенча мастер-класс үткәрелгән. Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
“Үзәккә йөрүчеләр мастер-класста полипропилен җептән мунчала үрергә өйрәнгән. Социаль хезмәткәр аңлатып үткәнчә, аны төрле җептән: мамыктан, полиэстердан үрергә мөмкин. Ләкин полиэстердан үрелгәне әйбәтрәк: озакка чыдый, тиз кибә, сабын яки гельне тиз күбекләндерә”, – дип сөйләп үтелгән министрлыкта.
Мондый дәресләр кул хәрәкәтләрен, игътибар, хәтер, фикерләүне яхшырта, күзләргә бик әйбәт күнегү булып тора. Реабилитация үзәкләрендә һәм халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләрендә мондый көндезге төркемнәр 2020 елдан бирле эшләп килә. Нәтиҗәдә инвалидларның әти-әниләренә буш вакыт күбрәк кала.
Демография” илкүләм проекты 5 федераль проектны: “Бала туганда гаиләгә финанс ярдәме”, “Халыкның мәшгульлегенә ярдәм итү”, “Өлкән буын”, “Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту”, “Спорт – тормыш нормасы” проектларын үз эченә ала. Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat