Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды. Хөкүмәте Йортында узган утырышта Татарстан нефть-газ химиясе форумы турында мәгълүмат, шулай ук импортны алмаштыручы алдынгы проектлар тәкъдим ителде.
2024 елның 26-28 августында «Казан Экспо»да узачак Татарстан нефть-газ химиясе форумы Фәнни-техник үсеш елына багышланачак. Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко хәбәр иткәнчә, форумның үзәк чарасы «Углеводородларның минераль-чимал базасын яңарту буенча өстенлекле мәсьәләләрне хәл итүнең заманча чакырулары һәм юллары» халыкара фәнни-гамәли конференциясе булачак.
Узган ел TatOilExpo күргәзмәсендә Россия Федерациясеннән һәм башка илләрдән 180 компания катнашкан иде, диде вице-премьер. Быел Кытай, Иран, Әзәрбәйҗаннан күп санлы катнашучылар планлаштырыла. Форумның статусын Россиянең төп чарасы дәрәҗәсенә күтәрү бурычы куелган. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан нефть-газ химиясе форумы тармакта мөһим чара булып тора. «Бүген бик күп яңа материаллар, автокомпонентлар кирәк, ТКХ реформасы бара. Бу мәсьәләне СИБУР белән иң зур полимер җитештерүче буларак хәл итәргә кирәк. Безгә эчке базар ихтыяҗларын өйрәнергә кирәк. Эчтәлекле өлеш нык булырга тиеш», – диде Татарстан Рәисе.
Утырыш барышында Рөстәм Миңнеханов кабат «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы рәисе итеп сайланды. Рафинат Яруллин янәдән генераль директор вазыйфасына билгеләнде.
Утырышта импортны алмаштыручы алдынгы проектлар тәкъдим ителде. РФА әгъза-корреспонденты, ФТИ директоры Сергей Иванов А.Ф. Иоффе исемендәге Физика-техник институтының төп эш юнәлешләре турында сөйләде. Химия машина төзелеше фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык институты генераль директоры Александр Цыганков кышын Иделдә Яшел Үзән янында янында винтлы бозлануга каршы җайланмалар сынап караласын әйтте. Татарстанда уңышлы килеп чыкса, аларны җитештерә башларга мөмкиннәр. Бу җайланмалар елгада бөтен сезонда да навигация оештырырга мөмкинлек бирәчәк. Мондый технологияне күперләр төзегәндә дә кулланырга мөмкин.
Арамид җепләр чыгаруны үз технологиясе буенча җайга салуны «Гипрокомпозит» (Тула) компаниясенең операцион директоры Дмитрий Варивода тәкъдим итә. Арамид материаллары ракета двигательләре, бронежилетлар, уттан саклану киемнәре һ.б. җитештерү өчен кирәк. Арамид чималны Һиндстаннан китерәләр.
Россиядә 2025 елда гидроакустик күзәтү системалары һәм радиоэлектрон көрәш системалары (РЭБ) чыгаруны җайга салырга планлаштыралар. Бу хакта академик Н.Н. Андреев исемендәге акустика институтының презентациясендә хәбәр ителә. Институтның генераль директоры Алексей Мальцев шулай ук нефть-газ шельфы өчен сейсмокослар, углеводородлар ятмаларын разведкалау өчен геонавигация җайланмалары буенча эш турында хәбәр итте.
«МАРС ТЕХНОЛОГИИ» ҖЧҖ генераль директоры Алексей Кожемяко чыгышының темасы кисәтү һәм әйләнә-тирә мохитне һәм объектларны мониторинглау системалары булды. Бу системалар өчен җайланмалар һәм софт 2024 елда Иннопаркта (Иннополис шәһәре) чыгарыла башлады. 2025 елда компания база элемтә станцияләре җитештерүне киңәйтергә җыена. Импортны алмаштыру программасы кысаларында кәрәзле элемтә системалары җитештерү башлана. Рөстәм Миңнеханов хәбәр итү системаларының хәзерге шартларда әһәмиятлелеген билгеләп үтте һәм бу мәсьәләне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм башка ведомстволар белән берлектә карарга тәкъдим итте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat