Социаль челтәрләрдә Казанның “Вербный” торак комплексында бер ир-атның үсмерне типкәләве, кыйнавы сурәтләнгән видео таралган. “Mash Iptash” телеграм-каналы редакторлары мәгълүматларына караганда, кабахәт үзенең улын якламакчы булып шундый адымга барган. Бу хакта “ТНВ” яза.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, 15 яшьлек үсмер, күрше малае тупны берничә тапкыр сеңлесенә таба типкәч, туганын кызганып, тупны киртә аша ыргыткан. Тегесе әтисенә әләкләгән.
Үсмер туп типкән малайның әтисеннән гафу үтенүне сораган. Әмма ир, үсмерне ишетергә дә теләмичә, кимсетүле сүзләр әйтеп, баланың күкрәгенә ике тапкыр типкән һәм самокатын читкә ыргыткан. Үсмер бу хәлне видеога төшермәкче булгач, ир-ат, полициягә барсаң, чәнчеп үтерәм, дип яный башлаган.
Сеңлесен яклап чыккан үсмернең кулындагы сеңерләре өзелгән, бөтен тәне күгәргән. Кыз хәзер урамга чыгарга курка. Ата-аналар ирнең баланы кыйнавын видеога төшереп, гариза язган. Аларның әйтүенчә, ир икенче көнгә танымаслык булып үзгәргән: бик итагатьле кыланып, янәсе, дару тәэсирендә нәрсә эшләгәнен абайламыйча калганын белдергән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat