IT тармак хатын-кызлар кулындамы?

Татарстанның мәгълүмати технологияләр юнәлешендә эшләүчеләр уртача 101,1 мең сум хезмәт хакы ала. Шулай да илдә дә, республикада да IT белгечләргә кытлык бар. Татарстанга 10 меңләп «акыллы баш» җитми.

Татарстанны санлаштыру, «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру ничек бара? Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин санлаштыруның санлы нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, төп бурыч – мәгълүмати технологияләр республикага һәм аның халкына файда китерергә тиеш.

Миллионерлар һөнәре

Республика халкының 3 проценттан артыгы (41639 кеше) IT тармакта эшли. Тармакка бер ел эчендә 2 меңләп кеше килгән. IT белгечләрнең уртача хезмәт хакы – 101,2 мең сум.

– 10 ел элек нефтьче, икътисадчы, банк хезмәткәре булып эшләү абруйлы саналса, хәзер исә программист, уйлап табучы (разработчик) булып эшләү модада. Тармакта уртача хезмәт хакы – 101 мең сум. Югары уку йортларын тәмамлаучылар 70–80 мең сум акча ала, ә 10 елдан артык тәҗрибәсе булган югары дәрәҗәдәге белгечләрнең хезмәт хакы айга ярты миллион сумга җитәргә мөмкин, – дип аңлатты министр. – Балаларының киләчәге өчен аптыраган ата-аналарга шуны әйтәсе килә: аларның игътибарын төгәл фәннәргә юнәлтегез, математика, физика, химияне үзләштерсеннәр, әмма гуманитар фәннәрне дә онытмасыннар.

Айрат Хәйруллин әйтүенчә, бу юнәлештә белем алучы кызларның саны сизелерлек арткан. Хәзер бу өлкәдә укучыларның 30 проценты диярлек – хатын-кызлар. Моннан берничә ел элек бу күрсәткеч 5–7 проценттан узмый иде.

Татарстанда 200дән артык яңа IT компания барлыкка килгән. Хәзер аларның гомуми саны 3364не тәшкил итә. Бу компанияләрнең өчесе Россиянең система булдыручы оешмалары санала («ICL», «Таттелеком», «Барс Груп»).

2023 ел йомгаклары буенча республикага тармактан кергән керем күләме 177 млрд сум тәшкил итте. 2024 ел азагында 225 млрд сумнан артык керем көтәләр.

Урын кирәк!

Билгеле булганча, Казанда ике IT парк эшли. Министрлыкта инде өченчесе турында сүз алып баралар. «Төзелеш өчен туры килә торган урын эзлибез. Казанга күчеп килергә теләгән Россиянең башка төбәкләрендәге компанияләрдән бик күп мөрәҗәгатьләр алабыз. Әмма безнең буш мәйданчыкларыбыз юк», – дип, IT паркка ихтыяҗ барлыгын аңлатты министр.

Гомумән, хәзерге көндә IT паркларның гомуми мәйданы 100 мең квадрат метрдан артык, шуларда 6 мең эш урыны булдырылган.

Хатынкызлар күбрәк куллана

Айрат Хәйруллин искә төшергәнчә, 2021 елдан Татарстан «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысасында санлаштыруга бәйле проектларны чынга ашыруда алдынгы төбәк булып тора. Республиканы федераль үзәк тә цифрлы траснформациядә лидер буларак таный. Татарстанда барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр 100 процентка цифрлаштырылган.

– IT тармак халыкның тормышын җиңеләйтү өчен тырыша. Хезмәт күрсәтү тизрәк башкарылырга тиеш, кешеләр теге яисә бу урыннан җавапны айлар буе көтмәсен иде. Хәзерге вакытта 140лап хезмәт күрсәтү буенча мәгълүмат эшкәртү вакыты уртача 7 көнгә кыскартылган, – диде министр.

Айрат Хәйруллин әйтүенчә, Татарстанда Дәүләт хезмәтләре порталы кулланучыларының дүрттән өч өлешен хатын-кызлар тәшкил итә. Моңа аптырыйсы да түгел, ди министр.

– Моны көтелмәгән дип әйтеп булмый. Кагыйдә буларак, хуҗалык эшләре хатын-кызлар җилкәсендә бит (ТКХ өчен түләү, мәктәпкә яки бакчага гариза тапшыру, субсидияләр алу), – диде Айрат Хәйруллин.

Форсаттан файдаланып, министр интернет кулланучыларга киңәш тә бирде:

– Кеше интернетта тәүлегенә уртача 4,5 сәгать вакытын үткәрә. Бу кешенең гомуми халәтенә тискәре йогынты ясый. Сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен, спорт белән шөгыльләнергә, ял итәргә кирәк. Смартфонны кирәк булганда кулланыгыз. Мәгънәсез рәвештә яңалыклар тасмасын актарып утыру яхшыга илтми.

Фото: vk.com

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү