Июнь аенда Дәүләт Советының илле дүртенче утырышында кабул ителгән яңа законнар үз көченә керә. Шулай итеп, закон нигезендә, Менделеевск һәм Түбән Кама районнарының яңа чикләре раслана. Моннан ары чит ил агентлары Дәүләт Советы, шәһәр һәм район советлары депутатлары итеп сайлана алмаячак. Авыл мәктәпләрендә сыйныф җитәкчеләренә түләү күләме арта. Республика бюджетына өстәмә кергән акча инфраструктура проектларын тормышка ашыруга тотылачак. Кабул ителгән социаль әһәмиятле законнарга тәфсилләбрәк тукталып үтәбез.
Бюджет – 2023. Халыкка һәм икътисадның төп тармакларына ярдәм
10 июньнән «2023 елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында» Закон үз көченә керде.
2023 ел бюджеты социаль юнәлешле булып, халыкка һәм икътисадның төп тармакларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Татарстан керем күләме ягыннан Россия төбәкләре арасында алтынчы урында тора. Узган елда республика бюджетына 486,8 миллиард сум кергән. 2023 елда берләштерелгән бюджет чыгымнары – 589,4 миллиард сум, республика бюджеты чыгымнары 510,2 миллиард сум тәшкил иткән. Бюджет сәясәтендә социаль өлкә, илкүләм проектлар һәм территорияләргә ярдәм итү, элеккечә үк, өстенлекле юнәлешләр булып кала. Чыгымнарның күпчелек өлеше – социаль әһәмиятле. Берләштерелгән бюджетта социаль өлкә чыгымнары 322 миллиард сум тәшкил иткән. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре әгъзалары – аерым игътибар үзәгендә.
2023 елда Татарстан Республикасы бюджетын үтәү турында закон түбәндәге күрсәткечләр белән кабул ителгән: керем – 486 миллиард 843 миллион 482,8 мең сум, чыгым – 510 миллиард 221 миллион 004,4 мең сум.
Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты – 2023: программалар тулысынча финансланган
10 июньнән «2023 елгы Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында» Закон үз көченә керде.
Фонд бюджеты планлаштырылган күрсәткечләр буенча тормышка ашырылган. Узган елда фонд бюджеты турында законга ике тапкыр үзгәрешләр кертелгән. Нәтиҗәдә аның бюджеты кереме – 1,6 процентка, чыгымы 4 процентка арткан.
2023 елда фонды бюджетына 71,7 миллиард сум кергән. Чыгымы – 72,2 миллиард сум күләмендә. Хисап елы йомгаклары буенча фонд бюджеты 566 миллион сум күләмендә дефицит белән үтәлгән. Дефицит фонд счетындагы калдыклар хисабына тулысынча капланган.
Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы үсә
10 июньдә «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Закон үз көченә керде.
Республика бюджеты кереме – 30,3 миллиард сумга, чыгым өлеше 47 миллиард сумга арткан.
Өстәмә рәвештә алынган акча «Казан» халыкара аэропортында перронны төзекләндерүгә, Казанның Киров районында Горький шоссесын реконструкцияләү, яңа инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, социаль әһәмиятле, фәнни, мәдәни спорт чаралары үткәрү, социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм төзекләндерүгә тотылачак. Документта шулай ук 1 июльдән бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру күздә тотылган.
2024 елга Татарстан Республикасы бюджеты керемнәренең гомуми күләме – 429,9 миллиард сум, чыгымнар 446,6 миллиард сум күләмендә фаразлана. Бюджет дефициты 16,7 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында законга үзгәрешләр кертелә
10 июньдә «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Закон гамәлгә керде.
Фонд бюджетының керем өлешенә үзгәрешләр кертү Федераль фондтан һәм республика бюджетыннан бюджетара трансфертлар күләме, салым, салым булмаган керемнәр күләме үзгәрүгә бәйле.
2024 елга фонд кереме – 79,5 миллиард сум, чыгымы 80,6 миллиард сум тәшкил итәчәк. Фонд бюджеты чыгымнары программаларга кертелгән чараларны үтәүгә 962,56 миллион сумга арттырылган.
Фонд бюджеты дефицитын каплау чыганагы булып счетта калган 1,1 миллиард сум күләмендә средстволар тора. Шул рәвешле 2024 елга фонд бюджеты күрсәткечләре – тиешле баланста.
Сыйныф җитәкчеләренә түләү күләме арта
10 июньнән «Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәреш кертү турында» Закон гамәлгә керде. Документ Президент Юлламасын һәм Бурычлар исемлеген үтәү кысасында эшләнеп кабул ителгән. Бурычлар исемлеге нигезендә, быел 1 марттан халык саны 100 меңнән кимрәк булган торак пунктларда (шәһәрләр, авыллар, бистәләр, район үзәкләре) яшәүче укытучыларга сыйныф җитәкчелеге өчен айлык өстәмә 10 мең сумга җиткерелә.
Сыйныф җитәкчелеге өчен түләү күләме төрлечә булачак (халык саны 100 меңнән артыграк торак пунктлар өчен – элеккечә 5 мең сум, 100 меңнән кимрәк булган торак пунктлар өчен – 10 мең сумга кадәр), шуңа күрә республика бюджетыннан районнар һәм шәһәр округлары бюджетларына субвенцияләр күләмен исәпләү методикасына үзгәрешләр кертелгән.
Чит ил агентлары сайлауда катнаша алмый
6 июньнән «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Закон үз көченә керде.
Законда күздә тотылганча, Татарстан дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына сайлаулар үткәргәндә, кандидат, теркәлү өчен кирәкле документларын тапшырганчы, чит ил агенты статусын туктатырга тиеш.
Әлеге таләпне үтәмәү кандидатны теркәүдән баш тартуга, кандидатлар исемлегеннән төшереп калдыруга нигез булып торачак. Моннан тыш чит ил агентлары һәм экстремистлык, террорчылык оешмасы эшчәнлегенә кагылышлы кешеләр кандидатларның, сайлау берләшмәләренең вәкаләтле вәкилләре, ышанычлы затлары, күзәтүчеләр булып тора алмый.
Шулай ук 6 июньнән «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында» Татарстан Республикасы Законының 4 статьясына үзгәреш кертү хакында» Закон үз көченә керде.
Документ нигезендә, шәһәрләрдә яшәүче күпбалалы гаиләләр күршедәге районнардан җир кишәрлекләре алырга мөмкин
25 июньдә «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» Закон үз көченә керде.
Документ нигезендә, дәүләт яки муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен өч һәм аннан күбрәк балага ия булган гаиләләргә бушлай бирүне күздә тоткан Кодекс нигезләмәләренә үзгәрешләр кертелә. Әлеге үзгәрешләргә туры китереп, шәһәр округларында даими яшәүче күпбалалы гаиләләргә тиешле шәһәр округы милкендәге җир кишәрлекләре бирә алган муниципаль районнар билгеләнгән.
Шулай итеп, хәзер Казанда яшәүче күпбалалы гаиләләргә – Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч муниципаль районнарыннан, Чаллыда яшәүчеләргә Тукай муниципаль районыннан җир кишәрлекләре бирелергә мөмкин.
Законда шунысы да билгеләнгән: өч һәм аннан күбрәк балага ия булучы гаиләләр беренче баласы 18 яшькә җиткәнче (яки көндез укучы баласы 23 яшькә җиткәнче) җир кишәрлеген бушлай алуга хокуклы.
Ташламалы салым ставкаларының вакыты озайтыла
2025 елның 1 гыйнварыннан «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында» Закон үз көченә керә.
Закон салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен билгеләнгән оешмалар милкенә салым буенча ташламалы салым ставкасының гамәлдә булу вакытын озайтуны күздә тота.
Аерым алганда, 2019 елның 1 гыйнварына кадәр оештырылган бакчачылык ширкәтләрен гомуми файдаланудагы мөлкәткә салым салудан азат итүне 2026 елның 1 гыйнварына кадәр озайту күздә тотылган. Салым ташламасы, бакчачылык ширкәтләрен үстерүгә юнәлдерелеп, социаль ташлама булып тора.
Сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт ихтыяҗларында файдаланыла торган социаль-мәдәни өлкә объектларына (федераль, республика һәм җирле бюджетлардан финансланыла торган оешмалардан тыш) 4,55 процент күләмендә салым түләве рәвешендә бирелгән өстенлекләр 2026 елның 1 гыйнварына кадәр озайтыла.
Ике районның чикләре үзгәрә
19 июньдә «Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Менделеевск муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» һәм «Түбән Кама муниципаль районының «Түбән Кама шәһәре» һәм «Прости авыл җирлеге» муниципаль берәмлекләренең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Законнар үз көченә керде.
«Түбән Кама шәһәре» һәм Түбән Кама муниципаль районының «Прости» авыл җирлеге муниципаль берәмлекләре территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен һәм статусын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында законнар үз көченә керә.
Законнар Менделеевск һәм Түбән Кама муниципаль районнарының аерым җирлекләре территорияләре чикләрен үзгәртүне күздә тота.
Аерым алганда, Менделеевск районы җирлекләре территорияләре чикләрен үзгәртү турында республика законы нигезендә, «Менделеевск шәһәре» муниципаль берәмлеге территориясенең бер өлеше Татар Чаллысы авыл җирлеге территориясе составына кертелә. Чикләрне үзгәртүнең зарурилыгы Татар Чаллысы авыл җирлеге чикләрендә махсус икътисадый зона булдыруның күздә тотылуына бәйле.
Түбән Кама районы җирлекләре чикләрен үзгәртү турында закон нигезендә, «Түбән Кама шәһәре» муниципаль берәмлеге территориясенең бер өлеше Прости авыл җирлеге территориясе составына керә. Әлеге үзгәрешнең зарурилыгы Прости авыл җирлеге чикләрендә махсус икътисадый зона булдыру һәм анда «Этилен 600» индустриаль паркын урнаштыруның күздә тотылуына бәйле.
Әлеге мәсьәләләр буенча Менделеевск һәм Түбән Кама районнарында гавами тыңлаулар уздырылган. Җирле халык муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү турындагы тәкъдимнәрне хуплаган.
Халык сәнгате һөнәрләре үсә
19 июньдә «Халык сәнгать һөнәрләре турында» Закон үз көченә керде. Документ халык сәнгате кәсепләре өлкәсендә хокукый нигезләр булдыруга, халык сәнгате кәсебе өлкәсендәге эшчәнлектә катнашучылар исемлеген киңәйтүгә юнәлдерелгән.
Закон халык сәнгате кәсепләре эшчәнлеге урыннарын дәүләт реестрына кертүне күздә тота. Кәсепләрнең тулы кыйммәтле исәбен алып бару мөмкинлеген бирәчәк бу.
Шулай ук документ нигезендә, Татарстан Республикасы халык сәнгате кәсепләре осталары реестрын – халык сәнгате кәсебе осталары турында мәгълүматлардан торган мәгълүмат системасын алып бару билгеләнә. Хәзерге вакытта республика реестрына 83 останың исеме, 11 сәнгать кәсебе төре, 45 сәнгать кәсебе эшчәнлеге урыны, халык сәнгать кәсебе белән шөгыльләнүче 24 предприятие, 150дән артыграк субъект кертелгән.
Халык сәнгате кәсебе тармагы өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәтен сәнгать-экспертлар советы бәяләве сакланып кала.
Материал Татарстан Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе һәм матбугат хезмәте ярдәмендә әзерләнде