Алмаз хәзрәт Мөхлисов: «Азанны тыңлау да – савап»

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам: «Әгәр дә кешеләр азан әйтүнең һәм намазда беренче сафта торуның әҗер-савабын белсәләр, алар бу дәрәҗәгә ирешү өчен жирәбә тартырлар иде», – дигән. Шул рәвешле динебездә азан әйтүгә зур игътибар бирелә. Аның әҗер-савабы бармы? Нинди урыннарда азан әйтергә ярамый?

Лаеш шәһәрендәге «Ак мәчет «Зәйнәб» имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән шул хакта сөйләштек.

Азанның динебездә урыны бик зур. Ул мөселманнарны намазга чакыра, берләштерә. Хөкеме буенча ул сөннәт санала. Азан – динебезнең бер билгесе. Мөселманның тормышындагы барлык күңелле хәлләр дә азан белән уза. Хәдисләрдән аңлашылганча, шайтан азанны тыңлый алмый. Азан әйткәндә ул куркып кача.

Ни өчен азанны иратлар гына әйтә?

– Бу – бик четерекле мәсьәлә. Хатын-кызга азан әйтергә ярамый, эчтән генә кабатлап барырга рөхсәт ителә. Беренчедән, бу – пәйгамбәребез заманында куелган тәртип, Аллаһы Тәгаләнең таләбе. Икенчедән, динебездә имам булып та, дини мәрасимнәрне үтәп баручы булып та ир-ат тора. Азан әйтү дә – бик зур җаваплылык. Хатын-кызларның төрле вакыты булырга мөмкин. Күрем вакытында, бала тапканнан соң алар хәтта намаз да укымый. Шуңа азан әйтү турында сүз дә була алмый. Табигатьтә дә шулай. Тавыклар әтәч булып кычкырмый бит. Аллаһы Тәгалә шулай яраткан. Хәтта хайваннар дөньясында да бу вазыйфа ир җенесеннән булган затларга бирелгән.

Азан тавышы ишеткәч, эшне ташлап, туктап торырга кирәк, диләр. Болай итү мәҗбүриме? Ул ни өчен шулай?

– Чынлап та, азан тавышы ишеткән вакытта иң хәерлесе – эшне калдырып, азанны тыңлау. Азанны эчтән генә кабатлап бару да саваплы була. Бу азанга хөрмәт күрсәтү санала. Шуңа күрә бакчада эшләгәндә, мәчеттән азан яңгыраса, «Аллаһу әкбәр» дияргә кирәк. «Аллаһу әкбәр» Аллаһ бар нәрсәдән өстен дигәнне аңлата. Шуңа күрә бу очракта да, эшеңне туктатып торып, Аллаһ каршында булган бурычыңны үтәргә кирәк.

Азанны тыңлау савапмы?

– Әйе, азанны әйтү дә, тыңлау да саваплы. Хәдисләрдән аңлашылганча, кеше җиде ел дәвамында ихластан азан әйтсә, ул җәннәткә керәчәк. Азан әйтүнең әҗер-савабы бик зур. Пәйгамбәребез: «Әгәр дә берәү азан әйтсә, аның азанын кем генә ишетмәсен, ул кеше яки җен булсын, хәтта таш яки балчык булсын, – алар кыямәт көнендә аны яклап шәһадәт бирерләр», – ди. Ләкин азан әйткән кеше моны матур тавышым белән мактаныйм дип, кешеләргә күрсәтү өчен түгел, ә Аллаһ ризалыгы өчен булсын башкарырга тиеш.

Ни өчен балага исем кушканда колагына азан әйтәләр?

– Азан әйтү – пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам сөннәте, күрсәтеп калдырган юлы. Ул үзенең оныклары Хәсән белән Хөсәеннең уң колагына – азан, сул колагына камәт әйткән. Аннары исемнәрен атаган. Аннары баланың беренче ишеткән сүзләре азан тавышы булса, ул аның күңеленә гомерлеккә уелып калачак. Азанны шайтан да тыңлый алмый. Шуңа күрә исем кушканда баланың колагына әйтелгән азан аны шайтанның зыяныннан да саклаячак. Кеше дөньядан киткәннән соң аңа азан да, камәт тә әйтелми. Җеназа намазы гына укыла. Безнең бөтен тормышыбыз азан, камәт һәм җеназа арасы булып чыга.

Азан әйткәндә хаталану гөнаһмы?

– Белә торып хата җибәрәбез икән, гөнаһ була. Шуңа күрә азанны дөрес итеп әйтергә кирәк. Моңланып, сузып кына түгел, һәр хәрефен тәртибенә китереп әйтергә кирәк. Кайбер урыннарында хата ясасак, мәгънәсе үзгәрергә мөмкин. Шул рәвешле  без үзебезне дә, башкаларны да гөнаһка кертәчәкбез.

Кайсы очракта, нинди жирләрдә азан әйтү тыела?

– Азан, иң беренче чиратта, гөнаһ кылына торган урыннарда әйтелмәскә тиеш. Бәдрәфтә, мунчада да азан әйтелми. Анда Аллаһның исемнәре телгә алынырга тиеш түгел.

Азанның шартлары Мәкруһ (гөнаһ) гамәлләр
1. Намазның вакыты керү.

2. Ир кеше әйтү.

3. Азанның гарәп телендә булуы.

4. Азанны кешеләр ишетерлек итеп кычкырып әйтү.

5. Азан сүзләрен тәртип белән әйтү.

6. Кыйблага каршы тору.

7. Азан әйтүченең акыллы һәм мөселман булуы.

8. Азан әйтүченең госелле булуы

1. Азанны ике тапкыр кабатлап әйтү.

2. Олы гөнаһлар кылучының азан әйтүе.

3. Азанны сәбәпсез утырып әйтү.

4. Азан һәм икамәт әйткәндә бүленеп, башка бер сүз әйтү.

5. Азанны җырга әйләндерү.

 


Фикер өстәү