Быелгы «Ак чәчәкләр» бәйгесендә «Ел табибы» исеменә Зөлфия Ким лаек булды. Ул – Казанның Марат Садыйков исемендәге 7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы. Республикада йөрәк сагында торган иң тәҗрибәле белгечләрнең берсе белән йөрәкне саклау юллары, һөнәр үзенчәлеге турында сөйләштек.
– Зөлфия ханым, мондый дәрәҗәле исемгә лаек булырмын дип өметләнгән идегезме?
– Мин «Ел табибы» номинациясендә икенче тапкыр катнашам. Мондый дәрәҗәле бәйгедә җиңү генә түгел, катнашу ук үзе зур бәхет. Көтелмәгән булды, билгеле. Сәхнәдә сәламәтлек саклау тармагына зур өлеш керткән, саллы шәхесләр белән бер рәттә басып тордым. Бу – зур горурлык та, җаваплылык та. Сәхнәгә чыккач, номинациядәге табиблар турында төшерелгән видеоязманы күрсәтә башланганнары гына истә. Дулкынланудан калганын хәтерләмим дә.
– Сез – республикада кискен коронар синдромлы авыруларга ярдәм күрсәтүнең төгәл маршрутын булдырган белгеч. Ул нидән гыйбарәт?
– 2010 елда республикада Идел буе федераль округының баш кардиологы Альберт Галявич җитәкчелегендә «Татарстан йөрәге» исемле проект тормышка ашырыла башлады. Шул ук вакытта республикада беренче ЧКВ-үзәк (тире аша башкарыла торган коронар операцияләр үзәге) пәйда булды. Монда кискен коронар синдром вакытында йөрәкне кан белән тәэмин итүче артериягә стенд куюдан гыйбарәт булган катлаулы операция ясала башлады. Хәзер республика буенча шундый җиде үзәк эшли. Бүген аларның дүртесе Казанда – РКБ, МКДЦ, Казанның 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсе белән КФУның университет клиникасында, тагын өчесе Чаллы, Әлмәт, Түбән Камада урнашкан. Бүген кискен коронар синдромлы барлык авырулар шушы үзәкләргә озатыла. Соңрак без сулыш юлларындагы кан тамырлары тыгылган кешеләргә дә шушы ук маршрут буенча ярдәм итә башладык. Әлеге программа эшли башлаган чорда инфаркттан үлем-китем очраклары 15 процент тәшкил итә иде. Узган ел нәтиҗәләре буенча исә әлеге күрсәткеч 5 процент кына тәшкил итә. Ягъни махсус үзәкләр барлыкка килгәннән соң республикада инфаркттан үлүчеләр саны өч тапкыр кимегән. Үзен начар хис иткән кеше, район хастаханәсенә барып тормыйча, турыдан-туры шушы үзәккә барып керә ала. Район хастаханәләрендә, амбулатория шартларында эшләүче кардиологлар ярдәменнән башка да мондый уңышка ирешеп булмас иде. Бәхеткә, бездә алар җитәрлек. Республика буенча нибары биш медицина оешмасында гына кардиолог юк.
– Йөрәк—кан тамырлары авырулары үлем—китемгә китергән чирләр арасында беренче урында тора. Сәбәбе нидә?
– Безнең республикада гына түгел, бөтен дөньясында шул хәл. Бу аңлашыла да. Бүген тормышыбызда әлеге төркемгә кергән чирләрне китереп чыгарган сәбәпләр бик күп. Әйтик, хәзер арабызда югары кан басымыннан интеккән, тәмәке тарткан, исерткеч эчемлекләр белән мавыккан кешеләр күп. Стресслы тормышта яшәвебез, тозлы ризыклар ашарга яратуыбыз да харап итә. Тәлинкәдәге ризыгың артык тозлы булмаса да, ысланган казылык, ярымфабрикат ризыклар аша көнлек тоз күләме шактый артып китә. Бүген ил күләмендә һәр өч кешенең берсе артык авырлыктан интегә. Өстәвенә ковид чорында илдә яшәүчеләрнең уртача авырлыгы тагын 1,5–2 килограммга арткан. Бу, үз чиратында, шулай ук йөрәк-кан тамыры авырулары килеп чыгу ихтималын бермә-бер арттыра.
– Әмма табибка килеп терәлгәч кенә барабыз. Вакытында өлгерү өчен нәрсәгә игътибар итәсе?
– Инфаркт вакытында күкрәк турысы кыскан, нәрсәдер басып торган яки яндырган кебек авырта башлый. Ниндидер эш башкарганда бу авырту көчәя, эшләп туктагач, ул да бетә яки авырту кими төшә. Йөрәк авыртканда сул як җилкә, теш казанлыгының сул ягы, сул кул, эч тә борчый. Йөрәк авыртуның билгеләре башка чирләрнекенә нык охшаш. Шуңа күрә кеше еш кына үзендә гастрит яки остеохондроз башланган дип уйлый. Шул рәвешле төп гаепнең йөрәктә икәнен ачыклаганчы шактый вакыт әрәм була. Инфаркт вакытында кешенең йөрәк тибеше үзгәрергә, башы әйләнергә, ул хәтта аңсызланып егылырга да мөмкин. Шуңа күрә алда телгә алынган билгеләрнең берсе генә күзәтелсә дә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Юкса безгә кайчак чире инде шактый азарга өлгергән кешеләрне алып киләләр. Кемдер йөрәк борчыганга игътибар итмәгән, кемдер атна буе авыртуга түзеп йөргән… Кызганыч, андый чакта кеше сәламәтлеген саклап калу да кыенлаша.
– Соңгы арада бик күп чирләр яшәрә. Элегрәк картлык чире саналган күп кенә авырулар хәзер 20–30 яшьлекләр арасында да очрый. Йөрәк авырулары да яшәрәме?
– Соңгы берничә елда гына йөрәк авырулары яшәрде дип әйтә алмыйм. Гомумән, 18–30 яшьлекләр арасында күзәтелгән йөрәк чирләре, гадәттә, нәселдән күчкән була. Моны чир яшәрү дип атап булмый. Шулай да хатын-кызлар арасында инфаркт очраклары артуын күрәбез. Төгәлрәк әйтсәк, 1990 нчы еллар белән чагыштырганда вазгыять шактый үзгәрде. 1996 елда, мин әле ординатурада укыган чорда, климакс чорына кермәгән, яшь хатын-кызлар арасында инфаркт очраклары бик сирәк күзәтелә иде. Ник дигәндә, хатын-кызны бу чирдән җенси гормоннары саклый. Шуңа күрә, кагыйдә буларак, күрем күргән хатын-кызда инфаркт булырга тиеш түгел. Әмма соңгы арада әлеге чир климакс чорына кермәгән хатын-кызлар арасында да еш очрый башлады. Ник дигәндә, бүген гүзәл затларның күбесе теге яки бу чирдән көчле гормональ дарулар эчәргә мәҗбүр. Артык авырлык та мондый куркынычны арттыра. Соңгы арада инфаркт кына түгел, сулыш юлларының кан тамырлары тыгылу очраклары да бик нык артты. Бу, иң беренче чиратта, теге яки бу чирдән соң озаграк яшәүчеләр саны артуга бәйле. Коронавирус та үз өлешен кертте.
– Сез дә, башка табиблар да кисәтә, киңәшләр бирә. Мәгълүмат җитәрлек. Ә кешенең үз сәламәтлегенә мөнәсәбәте үзгәрәме?
– Бик нык үзгәрде. Унбиш ел элек кешегә гади генә киңәшләрне үтәргә – холестиринны, кан басымын контрольдә тотарга кирәклеген, фәлән дару эчәргә кирәклеген аңлату бик авыр иде. Соңгы арада дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнүне гадәткә кертүчеләр күбәйде. Диспансеризация дә кешене үз сәламәтлегенә кул селтәмәскә өйрәтте. Авыл кешесе дә бер көнгә булса да хуҗалык, бакча эшләрен онытып торырга өйрәнде. Хәзер районнарга махсус күчмә комплекслар йөри. Казаннан килгән табиблар, иртә таңнан берәр районга чыгып, халыкка тиешле медицина ярдәме күрсәтә. Анда көненә 25ләп кеше кабул итәләр. Араларында кардиологлар да бар. Районга килгән шушы махсус машинада тикшеренгәч, икенче көнне үк безгә килгән авыру кешеләр дә бар. Үзеңә берничә сәгать вакыт табып, Казаннан ук килгән шушы табиблар машинасына кереп кенә чыгарга кирәк!
– Хуҗалык эшләре дигәннән, бакча чорында, җәйге челләдә йөрәк авырулы кешеләргә киңәшләрегезне дә биреп китсәгез иде.
– Бакчада эшләгәндә, җәйге челләдә йөрәк авырулы кешеләргә генә түгел, һәркемгә сак булырга кирәк. Һава температурасы кисәк үзгәргән көннәрдә хроник авырулар да баш калкыта. Шуңа күрә кояш аеруча нык кыздырган сәгатьләрдә бакчага бөтенләй чыкмавың хәерле. Ашыгыч эшләрне исә иртән яки кояш сүрелгәч – кичке якта башкарырга кирәк. Көн дәвамында 2 литр чиста су эчәргә дә онытмагыз. Ләкин йөрәк авыруларыннан интеккән кешеләргә суны күп эчәргә ярамый. Аларга бакчада иелеп эшләү дә зыянлы.
– Соңгы арада бик күп кенә авыруларны, шул исәптән йөрәк чирләрен дә халык медицинасы, БАДлар ярдәмендә дәвалаучылар, белеме булмаган килеш киңәш бирүчеләр артты.
– Медицинада кулланылган барлык дәвалау алымнары, дарулар җитди өйрәнелгән, фәнни нигезләнгән. Үзлегеңнән ясалган ниндидер төнәтмәләр исә яхшылап өйрәнелмәгән. Аларны эчкән очракта да табиб язган дәвалау курсына өстәмә рәвештә генә кулланырга кирәк. Кайсыдыр табиб сезгә фәлән БАД эчәргә куша икән, аннан качу ягын карагыз. Гомумән, яшәү рәвешен үзгәртмичә, начар гадәтләрдән арынмыйча гына дарулар, ниндидер башка чаралар ярдәмендә генә чирдән арынырга маташу дөрес түгел.
– Дару димәктән, республикада йөрәк авырулы кешеләргә дарулар җитәрлекме?
– Шөкер, йөрәк даруларына кытлык юк, барлык препаратлар да җитәрлек. Сүз уңаеннан, йөрәк авырулы кешеләр бушлай дарулардан да файдалана ала. Моның өчен ул төбәк яки федераль дәрәҗәдә ташламага яки инвалидлыкка ия кешеләр төркеменә керергә тиеш. 2020 елдан бирле Россиядә инфаркт, инсульт кичергән, йөрәгенә стент, шунт куелган, аблация кичергән (йөрәк тибеше начарланганда ток ярдәмендә ясала торган операция. – Ред.) кеше ике ел дәвамында бушлай дарулар белән тәэмин ителә. Форсаттан файдаланып, шуны искә төшерәсем килә: социаль пакеттан баш тартмагыз! Чирнең кайчан, ни рәвешле килеп чыгасын белмисең. Аны дәвалау өчен кирәкле дарулар исә бик кыйммәт тора. Шуңа күрә социаль пакеттан баш тартканчы, җиде кат уйлап, бер кат кисәргә кирәк.
– Бүген без даими рәвештә стресс кичереп яшәргә мәҗбүр. Мондый шартларда үзеңне ничек сакларга?
– Күңел төшенкелегенә бирелгән, стресс кичергән кешегә иң элек игътибарны күңеленә рәхәтлек бирә торган әйберләргә юнәлтергә киңәш итәбез. Йөрәк турында онытырга ярамый. Начар хәбәрләрне дә азрак тыңларга, күзәтергә кирәк. Андый чакта китап уку, җырлау, чәчәкләр үстерү, кино карау да файдалы. Кеше авырлыкны үзлегеннән җиңә алмаса, махсус белгечкә мөрәҗәгать итә ала. Без дә киеренке шартларда эшләргә мәҗбүр бит. Шәхсән үзем андый чакларда якын кешеләрем белән күбрәк аралашырга тырышам. Тормышымның иң авыр бер чорында декоратив куян сатып алганым истә. Элегрәк иртүк торып берәр тәмле әйбер пешерүдән дә тәм таба идем. Иң мөһиме, үзеңне тыңларга, күңел сораган әйберләргә дә вакыт табарга кирәк.
Врезка
Кан әйләнеше системасы авыруларының аянычлы нәтиҗәләре
(республикада яшәүче 100 мең кешегә туры килгән үлем-китем очрагы)*
2019 | 2020 | 2021 | 2022 | 2023 | ||
1. | Кан әйләнеше авыруларыннан үлү | 537,9 | 657,7 | 565,8 | 530,7 | 498,0 |
1. | Йөрәкнең ишемия авыруыннан үлү | 227,6 | 265,8 | 248,6 | 231,6 | 211,6 |
2. | Хезмәт яшендәгеләр
арасында кан әйләнеше авыруларыннан үлү |
131,3 | 160,4 | 151,4 | 149,9 | 144,7 |
3. | Өлкән яшьтәгеләр
арасында кан әйләнеше авыруларыннан үлү |
– | – | 1965,8 | 1902,9 | 1720,9 |
*Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары
Фото: tatarstan.ru
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat