Бастрыкин үлем җәзасына мораторийны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин үлем җәзасына мораторийны гамәлдән чыгару турындагы мәсьәләне карарга тәкъдим итте. 28 июньдә тиешле нотык белән ведомство башлыгы Петербург халыкара юридик форумының пленар утырышында чыгыш ясады, дип хәбәр иттеләр Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә.

«2023 елда Тикшерү комитеты хезмәткәрләре балаларга карата кылынган 23 700 җинаять тикшерде. Балалар белән шундый криминоген вәзгыять булганда, кайбер очракларда үлем җәзасын кулланырга кирәк булыр иде «, — дип күрсәтте Бастрыкин.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү