Рөстәм Миңнеханов Алексеевск – Әлмәт юлы төзелешен карады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алексеевск – Әлмәт югары тизлекле юлы төзелешен карады.

Ул яңа юлның әзер өлешеннән узды һәм эшнең сыйфатын югары бәяләде. Төзелеш эшләре 70 проценттан да күбрәккә башкарылган. Озынлыгы 145 чакрым тәшкил иткән дүрт полосалы бу юлны бу ел ахырына кадәр кулланылышка тапшырырга ниятлиләр. Биредә көн саен 6,5 чакрым озынлыкта асфальт җәелә. Җәй көне әлеге күрсәткечне 10 чакрымга кадәр арттыру да күздә тотыла.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр итүләренчә, барлык эшләр дә алдан билгеләнгәнчә алып барыла. Татарстан Рәисе техник яктан иң катлаулы объектларның берсе – Шушма елгасы аша күпер төзелешен дә карады. Биредә эшне алдагы ике айда төгәлләячәкләр.


Фикер өстәү


9790