Язгы кыр эшләре бетеп, печән өсте башланганчы, удмурт халкы табигать кочагында рәхәтләнеп бер күңел ача. Узган шимбәдә республикада удмуртларның Гырон быдтон бәйрәме гөрләде. Менделеевск районының Яңабирде авылында табигатькә, Җир-анага рәхмәт әйтеп, мул уңыш сорадылар. Бәйрәм тагын нәрсәләр белән истә калды?
«Гырон быдтон» – сабан, чәчү бетү дигәнне аңлата. Бәйрәмнең асылы – табигатькә, Җир-анага рәхмәт әйтү, мул уңыш сорап, дога кылу. Удмуртлар ышануларына караганда, Вось Алла 1 июнь көнне Купала гыйбадәтханәсеннән болыннарга чыгып китә һәм Питрау көнендә кайта. Шуңа күрә бу вакыт аралыгында табигать кочагында мул уңыш сорап дога кылганнар.
Бәйрәмнең үзенә күчик. Бу көнне удмурт риваятьләре белән дә таныштык, бодай боткасыннан да авыз иттек, чын милли удмурт туенда да булдык. Бәйрәмдә традицион «Чеберина-чеберай» – «Удмурт чибәре» бәйгесе, тукыма келәмнәре күргәзмәсе, милли спорт уеннары да узды. Удмурт халкына гына хас ераклыкка йомырка тәгәрәтү, итек ату, күзне бәйләп йомырка җыю кебек уеннарда теләгән һәркем үзенең көчен һәм җитезлеген сыный алды. Бәйрәмнең кереш өлешендәге «Италмас» куелышы удмурт халкының риваятьләре дөньясына чумдырды. Бәйрәмнең төп кунаклары исә «Буран әбиләре» иде.
Махсус әзерләнгән 45 ишегалдында кул эшләре һәм аш-су осталары урнашкан.
Ишегаллары буйлап йөргәндә, Удмуртиянең Можга районыннан килгән тукучы әбиләр белән сөйләшеп алдык.
– Удмуртларда тукучылык һәрвакыт беренче урында булган. Безнең республика шуның белән дан тота, – дип сөйләде Удмуртиядән Роза Арова. – Элек келәмнәрне төрле төстәге бизәкләр белән ясаганнар. Болында нинди матур чәчәк күрсәләр, шуңа охшатып, бизәген төшерергә тырышканнар. Хәзер инде заманчарак эшлибез, пейзаж, удмурт мотивларын кулланабыз. Интерьерда бик матур күренә ул.
Бәйрәм башланыр алдыннан, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Удмуртия башлыгы һәм Хөкүмәте Администрациясе җитәкчесе Александр Журавлев та удмурт ишегалдын карады. Биредә аларга удмурт халкының көнкүреше һәм мәдәнияте турында сөйләделәр, гореф-гадәтләр һәм йолалар белән таныштырдылар.
Рөстәм Миңнеханов бәйрәм ачылышында: «Үз традицияләрегезгә, милли киемнәрегезгә сакчыл мөнәсәбәтегез бик ошады», – диде.
– Гырон быдтон – удмуртларның язгы кыр эшләреннән соң меңнәрчә еллар уздырыла торган матур бәйрәме. Оештыручыларга, җирле хакимияткә, бүген безнең белән бергә булган удмурт күршеләребезгә рәхмәт белдерәсем килә. Һәм иң мөһиме, кем генә булмасын – русмы, татармы, чуашмы, удмуртмы – бәйрәм кунакларына, – дип сәламләде Татарстан Рәисе чарада катнашучыларны.
Рөстәм Миңнеханов Менделеевск районында уза торган бәйрәмнең югары дәрәҗәдә оештырылганын әйтте.
– Без карап кына калмадык, Татарстан белән Удмуртия яшьләренең никахлашу йоласында катнаштык. Кәләш – үзебезнең республикадан, кияү –Можгадан. Бу – игелекле эшләр. Безнең милләтләр һәм диннәр арасында бернинди каршылыклар юк. Без моны сизәбез. Республикабызда яшәүче барлык халыклар үз телләрен, үз һөнәрләрен, мәдәниятләрен, милли киемнәрен сакласын өчен, барысын да эшлибез, – диде республика Рәисе.
Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев әйтүенчә, районда 5 милләт вәкиле дус-тату яши. Шуларның чама белән өч проценты – удмуртлар.
– Гырон быдтон бәйрәмен каршылау – безнең өчен зур дәрәҗә. Яңабирде авыл халкының 98 проценты – удмуртлар. Без гомер-гомергә Удмуртия белән дус һәм чиктәш тә. Гаиләләр белән йөрешәбез, эшлекле элемтәләребез дә бар. Шуңа күрә бу бәйрәмне дә бергә оештырдык. Ул безне тагын да берләштерә. Безнең иң зур байлыгыбыз – күпмилләтлелек, дуслык. Без бергә булганда көчле, – диде Радмир Беляев.
Киләсе елда Гырон быдтон республикакүләм бәйрәме Балтач районында үткәреләчәк. Бәйрәмнең символы агач үрдәк аларга тапшырылды.
Тылсымлы бәйрәм
Тәтеш
Мордваларча милли туй, Тюштянь ярминкәсе, Килдеш әбиләре. 29 июньдә Тәтеш районының Килдеш авылында мордва халкының милли бәйрәме – Валда шинясь узды.
«Валда шинясь» сүзе «кояшлы көн» дигәнне аңлата. Кояшка табыну мордваларның дөньяга карашында зур роль уйный. Аларның борынгы мифларында да Кояш Бөек Алла буларак сурәтләнгән. Валда шинясь исә – җәйге кояш торгынлыгы көненә, муллык һәм уңдырышлылыкка багышланган бәйрәм.
Быел бу бәйрәмне Килдеш авылында унберенче мәртәбә уздырдылар. Бәйрәм кунаклары керә-керешкә чып-чын мордва авылы мохитенә чумды. Мәйданда «Килдеш тарихы» милли комплексы әзерләнгән иде. Аның бер өлешендә «Мордва ишегалды» кунаклар кабул итсә, икенче почмагында «Мокшень налхксемат» дип аталган йола уеннары уздырдылар. Кунаклар Тюштянь ярминкәсен дә күрде, мордва халкының милли ризыклары белән дә сыйланды.
Быел бәйрәм тулысы белән диярлек Россиядә игълан ителгән Гаилә елына багышланган иде. Шунда ук, барлык йоласына туры китереп, мордваларча милли туй уздырдылар.
Бәйрәмдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Татарстан Рәисенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
– Бу – бик символик һәм хәтта тылсымлы бәйрәм. Мордва халкы борынгы традицияләренә бик сакчыл карый, аларны кадерләп саклый, буыннан-буынга тапшыра, – диде ул. – Татарстан – күпмилләтле республика. Мордва халкы исә үзенчәлекле мәдәнияте белән әлеге күптөрлелеккә үз өлешен кертә. Бу бәйрәм мордвалар өчен генә түгел, башка милләт вәкилләре өчен дә истә калырлык вакыйга булыр дип уйлыйм.
Валда шинясь бәйрәмендә Россиянең төрле почмакларыннан килгән 20ләп иҗат коллективы катнашты. Алар арасында «Килдеш әбиләре», «Келү» фольклор ансамбльләре, «Варма» мода театры бар иде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat