Казанда заманча музыкаль театр булдыру, консерватория базасында фән һәм белем бирү кластерын үстерү, балаларны 1 нче сыйныфка кабул итү, китапханәләргә бәйле республика законын мониторинглау нәтиҗәләре… Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә узган күчмә утырышында депутатлар әнә шул мәсьәләләргә басым ясады.
Утырышка кадәр депутатлар консерватория эшчәнлеге белән тынышты, уку бүлмәләрен карады, студентлар, мөгаллимнәр белән аралашты. Консерватория ректоры Вадим Дулат-Алеев фән һәм белем бирү кластерын үстерү турында сөйләде.
– Кластерга 90 оешма керә. Ул өстәмә белем бирү оешмалары – балаларның музыка, сәнгать мәктәпләрен, музыка сәнгатенә кагылышлы һөнәри программаларны үз эченә ала. Музыка һәм сәнгать өлкәсендәге оешма җитәкчеләр белән элемтәләр ныгыды. Консерватория 2023–2027 елларга белем бирү челтәрен үстерү программасын эшләде, – диде ректор.
Депутат Александр Славутский башкалада заманча музыкаль театр булдыру тәкъдиме белән чыкты. Әлеге фикерне депутат Рамил Төхвәтуллин да хуплады. «Кластер эшкә урнашу системасыннан башка тулы булмас иде. Хәзерге вакытта опера һәм балет театрында ни милли, ни яшьләр труппасы юк», – диде ул.
Комитет җитәкчесе урынбасары Людмила Рыбакова китапханәләр һәм китапханәләр эше буенча республика законын күзәтү нәтиҗәләре белән таныштырды. Хәзерге вакытта республикада 1500дән артык китапханә эшли. Шуларның 86 проценты авыл җирлегендә урнашкан. Авария хәлендәге китапханәләр юк.
– Китапханә эшен үстерүнең өстенлекле бурычларыннан берсе – «Татарстан милли электрон китапханәсе» порталы белән эшләү. Ул гражданнарга электрон басмаларга ирекле керү мөмкинлеген бирә. 2023 елда порталда 487 мең кеше кергән. Былтыр китапханәгә 21,9 млн кеше барган, – диде Людмила Рыбакова.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов белдергәнчә, быел тәүге тапкыр парта арасына 53 мең сабый утырачак. Аның әйтүенчә, 1 нче сыйныфка кабул итүгә бәйле 16 шикаять кергән. Алар арасында әти-әниләрнең балаларының шәхси мәгълүматларын бирергә теләмәү очраклары да бар. Тик аннан башка булмый, тәртибе шундый. «Бер генә бала да мәктәпсез калмаячак», – дип тынычландырды Рәмис Мөҗипов.
Быел республикада 11 мәктәп ачылачак. Бу – 9835 укучыга өстәмә урын булачак дигән сүз. Шулай ук 1245 урынга өч янкорма да төзеләчәк. Шуларның берсе – моңа кадәр әти-әниләр арасында гауга тудырган Питрәч районының Көек мәктәбендә. Анда 600 урынга исәпләнгән яңа корылма сафка басачак.