Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» дип аталган илкүләм проект дәвам итә. Ул 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә тормышка ашырыла. Әлеге проектта Казан һәм Чаллы шәһәрләре алдынгылыкны алып тора. Ике шәһәрдән дә җитмешәр оешма-предприятие әлеге программада катнаша. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган очрашуда сөйләделәр.
– Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә эшләүче сәнәгать һәм сәүдә оешмаларның 52 проценты «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнаша. Шулай ук авыл хуҗалыгы һәм төзелеш өлкәсе дә бик актив, – ди Татарстанның Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компентенцияләр үзәгенең төбәк үзәге җитәкчесе Шамил Бәйрәмов.
Илкүләм проект алтынчы ел тормышка ашырыла. Әлеге проектта быел 260 предприятие катнашкан. 4,8 мең хезмәткәр эшкә өйрәтелгән. 2023 елда Татарстан Россия күләмендә хезмәт җитештерүчәнлеге буенча беренче урынны алган.
Инде язганыбызча, Татарстанда эшче куллар җитми. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәкләрендә эшсез булып теркәлгән 3 меңнән артык кеше бар. Бүген аларның берсенә 17 төрле эш тәкъдим итәләр.
Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов әйтүенчә, кадрлар җитмәгән очракта, әлеге проект ярдәм итә.
– «Хезмәт җитештерүчәнлеге» проекты үзенең кирәклеген күрсәтте. Белгечләр әзерләп, оешма-предприятиеләрдәге кадрлар кытлыгын гына бетереп калмыйбыз, алардагы җитештерүчәнлек тә арта. Илкүләм проектка керергә өлгермәгән оешмалар 2025 елда безгә кушыла алалар, – ди ул.
Родион Карпов әйтүенчә илкүләм проект 2030 елга кадәр озайтыла.
– Белгечләр әзерләүнең яхшы ысул икәнен беләбез. Декреттагы әниләрне яңадан кирәкле һөнәргә укыту, пенсионерларны яңача эшләргә өйрәтү үз нәтиҗәсен бирә. Без укыткан белгечләр үзләре үк башкаларны өйрәтә алалар. Алар безнең ресурс үзәкләреннән инструкторлар булып чыгалар, – ди ул.
Шамил Бәйрәмов үзләре укыткан эшчеләрнең язмышы белән дә кызыксынып торуларын әйтте. Әле күптән түгел Чаллыда алар яңа һөнәргә өйрәткән ир-ат, эш баскычыннан югары күтәрелеп, җитәкче булган.
Сүз уңаеннан, Татарстанда быел «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты буенча 42 инструктор сакчыл җитештерүгә өйрәтелгән. Инструкторлыкка кандидатлар 5 төп курс буенча өйрәтелә. Болар – «Югалтуның 7 төре», «Сакчыл җитештерү», «Производство анализы», «Производствода 5С системасы» һәм «Проблемаларны хәл кылу методикасы». Инструкторлар әзерләү барышында һәр төр тренингка анализ ясала, шулай ук «Зурларны өйрәтүнең принциплары һәм технологияләре» дигән аерым курс уздырыла. Уку тәмамланганнан соң һәрбер хезмәткәргә сакчыл җитештерүгә өйрәтү өчен сертификат бирелә. Бу илкүләм проект илдә хезмәт җитештерүчәнлегенең ел саен 5 процентка үсүе өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Бизнеска ярдәм итү йөзеннән чаралар комплексы, шул исәптән финанс ягыннан кызыксындыру, предприятиеләрнең эшчәнлеге буенча экспертлар консультацияләре күздә тотылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat