МЧС хезмәткәрләре 80гә якын кешене эвакуацияләгән.
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә торак йортта газ шартлап, 4 фатирның җимерелүенә китергән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының телеграм-каналында хәбәр ителә.
Ашыгыч хезмәтләр 80ләп кешене эвакуацияләгән. Тугыз катлы йортның икенче катында газ шартлаган. Берьюлы берничә фатирга бик зур зыян килгән.
МЧС мәгълүматларына караганда, шартлау сәбәпле бер хатын һәлак булган. Шулай ук 5 кеше, шул исәптән 2 бала зыян күргән.