Татарстанның 8 комлыгында ял итәргә һәм су коенырга ярамый

Роспотребнадзор идарәсенең матбугат хезмәте хәбәренә караганда, Казанның – «Нижнее Заречье», «Локомотив», шулай ук Чаллы, Әлмәт, Минзәлә шәһәрләрендәге, Тәтеш, Бөгелмә районының Карабаш бистәсендәге «Аквапарк» һәм Мөслимнең «Кояшлы Ык» Яр буе комлыгында суның сыйфаты гигиена таләпләренә җавап бирми.

Санитар табиблар район хакимиятләренә һәм җаваплы оешмаларга бу комлыкларда ял итү, су коенуның тыелуы турында белдерүләр урнаштырырга тәкъдим иткән.


Фикер өстәү