Бүген Казанда “Татарстан – Яңа Гасыр” Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы утырышы узды. Чара хәрәкәтне оештыруга 25 ел тулуга багышлап үткәрелде. Анда Дәүләт Советы Рәисе, “ТЯГ” Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Утырыш кысасында шулай ук республиканың фәнни-технологик үсеш программасын тормышка ашыру мәсьәләләре каралды.
Утырышта катнашучыларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзе җиткерелде. “Меңнәрчә кешедән торган хәрәкәт республикада зур абруй яулады”, – дип басым ясап әйтелгән мөрәҗәгатьтә. Аны Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе урынбасары – Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Руслан Мөхәрләмов укып үтте.
Республиканың иң зур иҗтимагый хәрәкәтләреннән берсе үзенең чирек гасырлык юбилеен нәкъ менә бүген – 3 июльдә билгеләп үтә. Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге һәм парламент депутатлары исеменнән хәрәкәт әгъзаларын әлеге күренекле вакыйга уңаеннан котлады.
“Хәрәкәт өчен тулы бер тарих, кечкенә генә тормыш бу”, – дип басым ясап әйтте республика парламенты башлыгы. – Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев башлангычында халкыбыз өчен хәлиткеч чорда булдырылган оешма Татарстанда яшәүчеләрнең законлы мәнфәгатьләрен яклауга үзеннән зур өлеш кертеп, чирек гасыр эчендә Татарстанның иң актив иҗтимагый көчләреннән берсенә әйләнде”.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, “ТЯГ” хәрәкәте сәяси конъюнктура басымында түгел, бәлки кешеләрнең үз теләге белән булдырылган.
“Шушы еллар эчендә хәрәкәт коллективы, кемдер – Казанда, кемдер – урыннарда, муниципалитетларда, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрдә үзара ихтирамлылыкны үстерү, яшь буында ватанпәрвәрлык, әхлаклылык, күп милләтле Татарстанның рухи байлыкларына карата мәхәббәт тәрбияләү белән шөгыльләнде, – дип басым ясап әйтте Дәүләт Советы Рәисе. – Шушы вакыт дәверендә кайбер федераль структуралар белән үзара тыгыз элемтә урнаштырылды. “ТЯГ” Татарстанда “Бердәм Россия”нең төбәк бүлеген булдыруда үзенә бер кадрлар резервына әйләнде. Бу сайлау кампанияләрен уртак үткәрүдә, закон проектларын килештереп эшләүдә, Татарстан җәмгыяте тормышындагы көн кадагына суккан мәсьәләләрне уртак карауда чагылыш тапты”.
Бүген “Татарстан – Яңа Гасыр” Республика иҗтимагый хәрәкәте 100 меңнән күбрәк кешене берләштерә. “Без тиңдәшсез мөмкинлекләр тупладык, куелган максатка ирешү мөмкинлеге бирердәй эш стилен булдырдык, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Шушы еллар эчендә хәрәкәтнең җәмгыятьтә чын мәгънәсендә зур көчкә, республикада социаль, икътисадый һәм милләтара тотрыклылык өчен нык терәккә, республикада яшәүче ваемлы, гамьле кешеләрне җәлеп итү үзәгенә әйләнде”.
Шул ук вакытта, парламент башлыгы фикеренчә, хәрәкәтнең файдаланылмыйча килгән мөмкинлекләре дә бар әле. “ТЯГ” алга таба да үсәчәк, көч туплаячак, яңа әгъзалар программалар белән тулыландырылачак.
Утырышта хәрәкәт әгъзалары, белгечләр республиканың фәнни-технологик үсеш буенча дәүләт программасын тормышка ашыру мәсьәләләрен карады.
Парламент башлыгы быел февраль аенда Россия Президенты тарафыннан илнең фәнни-технологик үсеш стратегиясенең яңа редакциядә раслануын искә төшерде. Шул ук вакытта стратегияне тормышка ашыруда төбәкләргә зур урын бирелүен дә билгеләп үтте.
Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан турында сөйләп, соңгы дистә ел эчендә республикада фәнни мөмкинлекләрнең бик нык үсүен билгеләп үтте. Татарстан төбәкләрнең фәнни-технологик үсеш рейтингында икенче урында тора. Республикада 129 фәнни оешма бар, 14 меңнән артыграк фәнни хезмәткәр тикшеренүләр һәм эшләнмәләр белән шөгыльләнә. Республика яшь галимнәр өлеше илдәге уртача күрсәткечтән күпкә югары (Россиядә – 44, Татарстанда – 60%).
“Хәзерге вакытта технологик мөстәкыйльлек булдыру турында күп сөйлиләр. Һичшиксез, бик мөһим бу. Шул ук вакытта гуманитар мөстәкыйльлекне тәэмин итү мәсьәләсе дә зур әһәмияткә ия, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Рухи өлкәдә Россия җәмгыятенең үсеш юлларын билгеләргә тиешле гуманитар фәннәрнең ил мөстәкыйльлеген ныгытуга өлеш кертүе кирәк”.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, бу эшне, фәнни оешмалар белән беррәттән ,республиканың иҗтимагый оешмалары, шул исәптән “ТЯГ” хәрәкәте дә көчәйтергә тиеш.
Республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, утырышка йомгак ясап, хәрәкәтнең исеме үк республиканы алга таба үсешкә этәргеч бирүе турында сөйләвен билгеләп үтте. Ул фәнни-техник алгарышка басым ясарга вакыт җитүен искәртте. “Республиканың фән, сәнәгать һәм икътисад өлкәләрендәге мөмкинлекләре зур, – диде ул. – Димәк, яңаны булдыру юлыннан барырга мөмкин һәм кирәк тә”.