Үтерү белән янау турында статья буенча җинаять эше кузгатылган.
Полиция Волгоградтан бер пенсионерга карата җинаять эше кузгаткан. Ул “Энергосбыт” хезмәткәрләренә үтерү белән янаган. Алар электр энергиясенә түләмәгән өчен пенсионерның торагын уттан өзмәкче булган. Бу хакта “РИА Новости” Эчке эшләр министрлыгының Волгоград өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Социаль челтәрләрдә таралган видеокадрлардан күренгәнчә, өлкән яшьтәге ир-ат торагында электр утын өзәргә килгән “Энергосбыт” хезмәткәрләренә мылтык төбәгән.
Дзержинск районының полиция бүлеге тикшерүчеләре үтерү белән янау турында статья буенча җинаять эшен тикшерә башлаган.
Хәзерге вакытта пенсионерга карата җәза чарасы күрү турында мәсьәлә карала.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat