Татарстаннан 100дән артыграк контрактник «Батыр» батальонында хезмәт итәргә киткән

Татарстаннан 100дән артыграк контрактник «Батыр» батальонында хезмәт итәргә киткән. Алар махсус хәрби операция зонасында азат ителгән территорияләрне саклаячак. Егетләр башта Самара өлкәсендә махсус полигонда хәрби өйрәнүләр узарга тиеш.

«Батыр» батальонына теләге булган барча кешене алалар. Моның өчен прописка мөһим түгел. Контрактка кул кую, башка мәшәкатьләре күп дигәндә 2 көн вакыт сорый. Чит шәһәрләрдән килүчеләр торак һәм туклану белән тәэмин ителә. Республика территориясендә контрактка кул куючыларга бер тапкыр 1 миллион сумга кадәр акча бирәләр. Хезмәт иткәндә һәр ай саен 210 мең сум һәм аннан күбрәк түлиләр.

«Реальное время» электрон газетасы язуынча, «Батыр»га Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм хәтта күрше илләрдән егетләр җыелган. Мәсәлән, Самарадан Денис Тормашевский контрактка кул кую һәм «Батыр» батальонында хезмәт итү өчен республикабызга махсус килгән.

Игорь Табанаков исә башкаларны да үзе артыннан өнди. «Әти-әнием шулай тәрбияләде: дусларым, танышларым шунда булганда, өйдә кала алмыйм. Намусым кушмый. Барып, сафларны тулыландырачагыбызга, шуннан соң җиңеп кайтачагыбызга ышанам. Хәзер менә Татарстанда бер тапкыр түләү күләме арттырылды. Теләүчеләргә үзләренең хәрби комиссариатлары аша «Батыр» батальонына мөрәҗәгать итәргә була», – ди ул.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү