«Агроволга күргәзмәсе» – Татарстан авыл хуҗалыгы өчен генә түгел, Россия өчен дә мөһим вакыйга. Халыкара агросәнәгать күргәзмәсен караган Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аның әһәмиятен шулай дип бәяләде. Аның белән бергә күргәзмәне Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин да тамаша кылды.
Кыр форматында оештырылган күргәзмәдә Россия, Кытай, Төркия, Иран һәм Белоруссиянең 400дән артык компаниясе авыл хуҗалыгы техникасын һәм запас частьларны, терлекчелек, үсемлекчелек, санлаштыру, продукцияне саклау, эшкәртү һәм төргәкләү җиһазларын тәкъдим итте. Тәҗрибә-күрсәтү кырларында Татарстан Рәисен бөртеклеләрнең һәм бөртекле-кузаклы культураларның яңа сортлары, селекция һәм агрохимия өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырдылар.
– Республиканың агросәнәгать комплексы – үсеш мөмкинлекләре зур булган заманча югары технологияле тармак. Уңышлы булмаган һава шартларына карамастан, узган ел Татарстан 3,6 млн тонна лаеклы уңыш җыеп алуга иреште. Шулай ук без бәрәңге үстерү буенча Россиядә икенче урынны алып торабыз, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук Татарстанның сөт җитештерүдәге уңышларын да ассызыклады. Аның фикеренчә, монда инвесторлар белән уңышлы эшләүче районнарның өлеше зур. Алар арасында Кукмара (тәүлегенә 500 тонна сөт), Балтач (400 тоннага якын), Минзәлә, Саба һәм Әтнә районнары (300 тоннадан артык) алдынгылыкны алып тора.
– Билгеле, республиканың авыл хуҗалыгындагы уңышлары – агросәнәгать комплексындагы барлык хезмәткәрләрнең җайга салынган эше. Без үзебезнең аграрийларга бик рәхмәтле, аларны хөрмәтлибез һәм уңышлары белән горурланабыз, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Күргәзмә эшчәнлеген Андрей Разин да югары бәяләде.
– Күргәзмәнең масштаблары елдан-ел арта, ул халыкара дәрәҗәдә уза торган мондый чараларга иң югары үрнәк булып тора. Әлеге чарада бик күп кеше катнаша, шул исәптән чит ил вәкилләре дә. Ә иң мөһиме – «Агроволга»ның практик нәтиҗәсе бар. Ел саен биредә мөһим килешүләр төзелә, иң алдынгы авыл хуҗалыгы технологияләре тәкъдим ителә. Болар барысы да безгә алга таба атларга ярдәм итә, – диде министр урынбасары.
Әлеге чара кысасында Рөстәм Миңнеханов кулланучылар кооперациясе оешмаларына күчмә сәүдә өчен ун яңа автомобиль тапшырды. Ул Татарстан кулланучылар союзы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, авыл халкы өчен уңайлы мохит тудыру – алда торган төп бурычларның берсе булуын әйтте.
– Авыл халкын бөтен төр хезмәтләр белән дә тәэмин итәргә кирәк, шул исәптән күчмә сәүдә белән дә. Монда авыл халкы белән турыдан-туры эшләүче кулланучылар кооперацияләре оешмалары зур роль уйный, – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республиканың 1,5 мең авылында күчмә сәүдә оештырылган. Моның өчен 135 автокибет хезмәт күрсәтә.
– Татарстан Кулланучылар берлеге Россиянең кулланучылар берлекләре арасында лидерларның берсе булып тора. Автопаркны киңәйтү сәүдә эшен тизләтер, авыллар санын арттырыр, а халык даими рәвештә һәм тиз арада кирәк-яракларын сатып ала алыр, – диде Татарстан Рәисе.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat