БДИда 398 балл җыйган Полина Романенко: «Татарча да яхшы белер идем мин»

Республикада БДИ йолдызы ул! Башкаладагы 18 нче мәктәпне тәмамлаучы Полина Романенко имтиханнарда 398 балл җыйган. Тарих, рус теле һәм әдәбиятын – 100әр, инглиз телен 98 баллга тапшырган. Полина йә халыкара багланышлар, йә журналистика бүлегенә укырга кермәкче. Документларын Казан һәм Мәскәү вузларына тапшырырга җыена. Үзебездә калырмы, китәрме – әлегә билгесез.

– 400гә якын балл җыйгач, сине илнең төрле вузларына укырга чакыралардыр. Ректорлар шалтыратамы? – дип башладык сүзне.

– Документларымны бер вузга да тапшырмадым әле. Кулга аттестатны яңа гына алдык бит. Шуңа күрә минем исем-фамилиям әлегә базада юк. Аннан шалтырата башларлар инде. Шушы көннәрдән дә соңга калмам. Читкә китүемә әти-әниләрем каршы түгел. Сыйныфта 24 укучы идек. Күбебез Мәскәү, Санкт-Петербург вузларында укырга тели, – ди Полина.

Бу урында КФУда һәр имтиханнан 100 балл өчен 100 мең сум бирүләрен исенә төшердек. Әлеге вузны сайлаган очракта, 300 мең кесәдә дигән сүз. Шундый мөмкинлекне кулдан ычкындыралар димени?

– Бу хакта ишеттем. КФУ – бик яхшы вуз. Бәлкем, Мәскәүгә дә китәрмен. Тик анда мин сайлаган вузда алай кызыктырмыйлар. Минем өчен акча мөһим түгел. Уку күңелгә якын  булсын, – ди ул.

Полина 10 нчы сыйныфка кадәр икътисадчы булырга хыялланган. Шуңа күрә математиканы бик яхшылап өйрәнгән. Тик җәен волонтер булып эшләү аның фикерен төптән үзгәрткән. Чит илләрдән килгән спортчылардан инглизчә интервьюлар алган ул. Менә шунда журналист булу теләге уянган да инде. Инглиз телен атнага алты дәрес укуның да файдасы тигән. Бу телдә иркенләп аралаша икән. Ә менә инглиз теле имтиханыннан 100гә нибары ике балл җитмәвенә бер дә кайгырмый. Ни өчен дигәндә, баллар 95 тирәсе булыр дип фаразлаган. Шуңа күрә монысына да бик риза.

Полина мәктәптә бары «5ле» билгеләренә генә укыган. 9 нчы сыйныфка кадәр үзендә «отличник синдромы» булуын да яшерми. Тик 10 нчы сыйныфка күчкәч, гел беренче булу теләге кимегән. Билге алуга тынычрак карый башлаган. Әмма мәктәпне алтын медальгә тәмамлау хыялы бетмәгән. Үзен бервакытта да вундеркинд дип санамаган Полина. Аның фикеренчә, һәр укучы тырышып укыганда, көнен билгеле тәртипкә салганда, сынауларны югары балларга бирә ала. Имтиханнарга мәктәптә дә, өендә дә әзерләнгән. КФУ оештырган рус теле һәм әдәбият курсларына йөргән. Тарихтан репетитор яллаган. Кайсы факультетка керәчәген хәл итмәгәнгә күрә, БДИны биш фәннән сайлаган да инде.

Укуда гына түгел, башка өлкәләрдә дә сынатмаган. 5 яшьтән бию түгәрәгенә йөргән. Тик 10–11 сыйныфта имтиханнарга әзерләнгәндә, баш тартып торырга туры килгән. «Биюне сагындым, бик тә биисем килә», –ди Полина. Фортепианода уйнаган. 11 сыйныфта туган көненә фотоаппарат бүләк иткәч, фотога төшерү белән мавыга башлаган. Махсус курсларга йөргән. Үзенә шөгыль таба белгән, кыскасы.

– Әгәр син илнең мәгариф министры булсаң, нәрсәләрне үзгәртер идең? – дип тә сорадык аннан.

– Имтихан бирә алмыйсың, дип куркытучы укытучылар да очрый. Безнең мәктәптә бу яктан тәртип анысы. Ә менә танышларым әйтүенчә, 4 нче сыйныфтан ук куркыта башлыйлар икән. Имтихан бирергә килгәч, кайберәүләрнең куллары дерелди башлый. Елаганнарын да күрдем. Балалар бит болай да курка. Менә шуны җайга салыр идем. Казанда оештырылган имтихан бирү пунктларыннан канәгать. Металл кысадан узганда, башка шәһәрләрдәге кебек киемнәрне салдырып кертү очраклары булмады. Өй эшләрен бераз киметергә кирәк дип уйлыйм. Биш көнлек укытуга күчү дә әйбәт булыр иде. Укучыларга бер генә көн ял җитми. Әмма шул ук вакытта алты көн укып та яшәргә була, – ди Полина.

Татар телен өйрәнүгә карата фикерләре уңай. Полина әйтүенчә, татар теле сәгатьләрен кыскартуга бәйле вазгыятькә кадәр, атнага алтышар сәгать укыганнар. Инглиз теленнән дә күбрәк бу.

– 6 нчы сыйныфка кадәр татар телен яхшы белә идем. Олимпиадаларда катнашып, җиңүләр дә яуладым. Соңгы вакытта атнага ике сәгать укыдык. Татарча аңлыйм, әмма җавап бирә алмыйм. Татар телен кыскартмасалар, бик яхшы сөйләшкән булыр идем. Татарстанда яшәгән һәр кеше татарча белергә тиеш дип уйлыйм. Монысы – бер. Икенчедән, без бит – милли республика. Кайбер авылларда русча начар сөйләшәләр. Алар белән аралашыр өчен дә кирәк. Монысы – өченчесе, – диде милли җанлы Полина Романенко.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү