Владимир Путин: «Россиянең тынычлык планы хәрби хәрәкәтләрне туктату мөмкинлеге бирәчәк»

Россия тарафыннан тәкъдим ителгән тынычлык планы, Киев һәм Көнбатыш илләре аны кабул итәргә әзер булганда, хәрби хәрәкәтләрне кичекмәстән туктатып, сөйләшүләр башлап җибәрү мөмкинлеге бирә. Президент Владимир Путин Астанада Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммитында шул хакта сөйләп үткән, дип яза “ТАСС”.

“Июнь урталарында Украинадагы конфликтны җайга салуның тагын бер вариантын тәкъдим иттек. Украина, ә иң мөһиме – Көнбатыштагы спонсорлары аны кабул итәргә әзер булса, бу план, кешеләрнең гомерен саклап, сугыш хәрәкәтләрен кичекмәстән туктату һәм сөйләшүләр башлап җибәрү мөмкинлеге бирер иде”, – дип белдергән Президент.
Моннан тыш, Владимир Путин Шанхай хезмәттәшлек оешмасына керүче илләргә конфликтны төгәлләү омтылышы өчен рәхмәт белдергән. “Россия, һичшиксез, сезнең фикерләрегезһәм башлангычларыгызны исәпкә алырга хәзер”, – дип белдергән ул.


Фикер өстәү