Депутатлар соңгы утырышка әзерләнә

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының соңгы –  илле бишенче утырышы 11 июльдә үткәреләчәк. Парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендәге законны үтәү исә утырышның көн тәртибендә төп мәсьәлә буларак каралды.

Бушлай юридик ярдәм тагын да камилрәк булырга тиеш. Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы Президиумы утырышында шул хакта белдерде. Чара Казанда «Юстиция кварталы»нда (Дәүләт юридик бюросы, Юстиция министрлыгы идарәсе кебек юридик оешмалар барысы да бер урында – Һади Такташ урамында урнашкан)  узды. Анда республикада яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырышта билгеләп үткәнчә, иң мөһиме – республикада яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм алу мөмкинлеге турында җиткерү. «Ярдәм алуга хокуклы кешеләр үзләрен кызыксындырган мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Татарстанлылар мондый мөмкинлектән файдаланырга тиеш», – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Хәтерләсәгез, Татарстанда бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында закон 2012 елда кабул ителгән иде. Шуннан бирле 400 меңнән артыграк кешегә ярдәм ителгән. Республикада бушлай ярдәм күрсәтүдә башкарма хакимият органнары, алар карамагындагы оешмалар, дәүләт юридик бюросы, адвокатлар, нотариуслар, быел март аеннан – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буена вәкаләтле вәкил катнаша. Барлыгы 149 адвокат түләүсез ярдәм итә.

Закон нигезендә, аз керемлеләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, I һәм II группа инвалидлар, инвалид балалар, ятимнәр, шулай ук аларның законлы вәкилләре бушлай юридик ярдәм алу хокукына ия.

Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин әйтүенчә, министрлык соңгы ике ел эчендә 1500гә якын кешенең гозерен караган. Бушлай юридик ярдәм турында республика законы нигезендә, 2022 елда Дәүләт юридик бюросы оештырылган. Бюро хезмәткәрләре узган елда 1908 кешене кабул иткән. Дәүләт бюросына бушлай юридик ярдәм алуга Күпфункцияле үзәк яки Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша, шулай ук «Кайнар линия» телефоннары аша язылырга мөмкин.

2021 елда Россия Юстиция министрлыгы бушлай юридик ярдәм буенча Бердәм дәүләт порталын («Единый государственный портал правового просвещения и бесплатной юридической помощи») булдыру эшен башлап җибәргән. Татарстан бу проектта пилот төбәк буларак билгеләнгән. Рөстәм Заһидуллин әйтүенчә, порталда инде бүген үк гади тел белән язылган юридик мәгълүматларны табарга мөмкин. Әйтик, анда «Пенсияне ничек рәсмиләштерергә?», «Бушлай даруларны ничек алырга?» яки «Хезмәт хакы түләнмәгәндә нәрсә эшләргә?» дигән сорауларга тәфсилле җаваплар урын алган.

Ә Дәүләт Советы утырышына килгәндә, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, соңгы утырышта депутатлар 26 мәсьәләне, шул исәптән 10 республика законы проектын һәм 7 федераль закон проектын карап тикшерәчәк.

Республика законнары проектлары барысы да беренче укылышта каралачак. Болар – Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте, җирле үзидарә, дәүләт вазыйфалары, оешмалар милкенә салым, авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылыгы турында һәм башка шундый закон проектлары.

Моннан тыш утырышта депутатлар узган елда мәгарифне үстерү программаларын тормышка ашыру турында мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның чыгышын тыңлаячак.

Алтынчы чакырылыш чорында «Бердәм Россия» фракциясенең Дәүләт Советындагы эшчәнлеге турында фракция җитәкчесе Юрий Камалтынов сөйләячәк. Ә инде «Мәрхәмәт» депутатлар берләшмәсе эшчәнлеге буенча берләшмә җитәкчесе Алсу Нәбиева чыгыш ясаячак.

Парламент утырышында шулай ук Татарстанда законнарның торышы турында доклад каралачак. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә алтынчы чакырылышның эш йомгаклары буенча чыгыш ясаячак.


Фикер өстәү