«Акчасы да кирәкми»: тиздән хат ташучы фельдшер белән китапханәчегә дә әверелергә мөмкин

Авыл җирендә эшләүче хат ташучылар тиздән кешенең кан басымын үлчи, укол ясый, китап тарата башламагае. Россия Дәүләт Думасы депутатлары шундый яңалык кертмәкче. Шушы үзгәреш ярдәмендә алар почтальоннарның хезмәт хакын аз булса да арттырып, авылларда бармак белән генә санарлык булып барган хат ташучыларны бу эштә саклап калырга өметләнә. Почтальоннар үзләре, хезмәт хакы артты дип, берюлы өч кеше эшен башкарырга ризамы? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауга җавап эзләде.

Башкаларда да шулай

Ул почтальоннарның хезмәт хакын өстәмә эш өймичә генә арттырып булмыймы икәнни соң? Яңа Чишмә районының Зирекле авылында яшәүче Әлфия Сәлахова, бу яңалыкны ишеткәч, шулай дип куйды. Үзләренең хат ташучылары турында бик яратып, тәмләп сөйли ул. Башка авыллардан аермалы буларак, 350 хуҗалыклы Зирекле авылы халкына ул яктан бәхет елмайган. Бүген аларда берьюлы ике хат ташучы эшли.

– Почтальоннарыбызны бик яратабыз. Аларга бер дә өстәмә эш өйдертәсе килми шул. Болай да тиен-миен акчага гәзитен дә тарата, пенсиясен дә бирә, кибетче кебек азык-төлек, кирәк-ярагын да саталар бит. Шуңа күрә аларның хезмәт хакын шушы башкарган эшләре өчен арттырсыннар иде. Бу яңалыкны кертә калсалар, шәхсән үзем хат ташучыдан, кан басымын үлчәтсәм дә, уколын ук кадатырга куркыр идем. Фельдшерга ышаныч зуррак. Бу сиңа гәҗит китереп бирү генә түгел инде. Кеше гомере, кеше сәламәтлеге, – ди Әлфия ханым.

Проект авторларының берсе – Россия Федерация Советының икътисадый сәясәт комитеты әгъзасы Иван Евстифеев сүзләренә караганда, 2022 елда ил күләмендә бөтен почта бүлекчәләрен яңартуга бюджеттан 4 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. «Әмма шул ук вакытта төбәкләрдән почтаның начар эшләве, бинаның ташландык хәлдә булуыннан, күп авылларда почта бүлекләре ябылудан зарланып шалтыратучылар күп. Мондый шартларда яңарту белән генә булмый. Мәсьәләне хәл итүнең башка юлларын эзләргә кирәк», – ди ул.

Аптыраган үрдәкнең арты белән суга чумуын хәтерләтсә дә, проект авторлары бу яңалыкка зур өметләр баглый. Безнең өчен яңалык булса да, авылдагы почта белән ФАПның бер булып эшләве илнең кайбер төбәкләрендә күптән гадәти күренеш икән. Берничә ел элек Ульяновск өлкәсендә «Сәламәтлек почтальоннары» дип исемләнгән проект эшли башлаган. Аның нигезендә махсус курсларда укып кайткан почтальоннар, халыкка газета, пенсия таратудан тыш, кешенең кан басымын, температурасын үлчәп, укол ясый, аны табибка яздыра ала. Иң кызыгы шул: мондый ярдәм алу өчен хат ташучының килгәнен көтеп утырасы да юк икән. Ярдәм сорап шалтыратсалар, фельдшер кебек ул да авыру янына чыгып чабарга тиеш булачак. Ленинград һәм Смоленск өлкәләрендә исә авыл почтальоннары буш вакытларында китапханәче булып та эшли икән.

Акчасы да кирәкми

Почтальон хезмәтенең бүген ничек бәяләнүен кычкырып әйтергә тел дә әйләнми. Бүген алар, күп дигәндә, ярты ставкага эшли. Хат ташучының оклады уртача 7 мең сум дигән сүз бу. Кычкырып көләргә дә, еларга да белмәссең. Күпләр яратып бетермәсә дә, үзе кадәр сумка өстерәп йөргән хат ташучының җай чыккан саен әле бер, әле икенче товар сатарга маташуын да аңлап була. Анысы өчен ай саен аз булса да премия тама чөнки.

Шулай да депутатларның нияте чынга аша калса, почтальоннар арасында, хезмәт хакы артты дип, берьюлы өч кеше эшен башкарырга риза булучы табылырмы? Бу хакта үзләреннән сорадык. Алга китеп булса да әйтеп куйыйк: күбесе бу яңалыкка каршы. Һәрхәлдә, «ВТ» хәбәрчесе элемтәгә кергән хат ташучыларның күбесе шулай дип белдерде һәм моңа аптырыйсы да юк кебек.

Мамадыш районының Урта Кирмән авылы фельдшеры? Гүзәл Миннегалиева, никадәр генә югары хезмәт хакы түләсәләр дә, кеше сәламәтлегенә бәйле гамәлләргә риза булмаячак икән.

– Газета таратканда китапны да илтеп биреп була әле ул. Ә менә кешене дәвалап тә китәргә кушулары – бөтенләй акылга сыймый торган хәл. Кеше гомере бит ул. Табиб, фельдшер булырга юкка гына еллар буе укымыйлар бит инде. Берничә сәгать тыңлаган курслар белән генә ерак китеп булмый. Үзем бу эшкә әллә никадәр акча түләсәләр дә, ризалашмас идем. Әле ул гади генә тоелган укол салуга, почтальон түгел, фельдшер ярдәмчеләре дә алынмый. Бик җаваплы эш чөнки, – ди Гүзәл.

Аның бу сүзләрен Чүпрәле районыннан исемен әйтергә теләмәгән почтальон да җөпләде. Халык белән эшләү көннән-көн авырайган заманда хәлне тагын да катлауландырмасыннар иде, ди ул.

– Өлкән буын белән эшләү аеруча кыен бүген. Араларында ун тиен өчен кара тавыш чыгарганнары да бар. Аларга дөрес дару бирмәсәң, уколны дөрес ясамасаң, ахыры ничек булачагын күз алдына китерү дә куркыныч. Аннары хат ташучының хезмәт хакын арттырачакларына да ышанмыйм. Сүздә генә калачак ул. Бигрәк тә авыл җирендә, эшне арттырсалар да, хезмәт хакы гомердә дә артмаячак. Безгә өстәмә эш кирәкми, булганыннан да гарык, – дип кырт кисте ул.

Балтач районының почта бүлеге хезмәткәре Кадрия Миннегалиева исә башка фикердә. Хезмәт хакын арттырсалар, әллә ничә төрле өстәмә эш башкарырга да риза ул. Кулына алган акчасы артса, моңа башка почтальоннар да ризалашыр иде, дип саный Кадрия ханым.

– Почтальоннар эштән хезмәт хакы аз булганга күрә китә бит инде. Аны арттырсалар, эшеннән генә куркып тормас идек әле. Газета белән бергә китабын да таратып була инде. Махсус курслар үтеп, асылына төшенсәң, укол салу, беренче ярдәм күрсәтүдән дә куркасы юк. Хезмәтнең тиешенчә бәяләнүе генә кирәк, – ди тәҗрибәле почта хезмәткәре.

Куркынычы күбрәк

Фельдшерлар үзләре дә хат ташучы белән эш бүлешү яклы түгел. Саба районы Олы Шыңар авылында 37 ел фельдшер булып эшләгән Рузилә Мөхәммәтова хат ташучыга акча арттыруның башка юлы юкмыни, дип аптырый. Бу тәкъдимнең чынга ашачагына да шикләнеп карый ул.

– Махсус белеме, әзерлеге булмаган килеш беркем дә фельдшер, китапханәче була алмый. Һәр һөнәрнең үз үзенчәлеге бар. Аннары моның кадәр эш өюләренә хат ташучылар үзләре дә риза булмаячак. Һәр яңалык үзе белән бергә күпсанлы кәгазь эше дә алып килә. Күпләрне әнә шул да куркытырга мөмкин, – дип саный Рузилә ханым.

Шушы ук авылда китапханәче булып эшләүче Рәзинә Дәминова да шул фикердә.

– Һәр кеше үз эшен башкарырга тиеш. Һәркемнең эше үзенчә катлаулы һәм җаваплы. Безнең үзебездә хат ташучы атнага өч көн эшли. Кеше юк, бу эшкә беркем дә килергә атлыгып тормый. Чөнки нәкъ кибетче кебек товарын да сатарга, газетасын да таратырга кирәк. Дөрес, хәзер инде почтальоннар газетаны авыл буйлап таратып йөрмиләр, һәркем почтага үзе барып ала. Түләвен дә шунда түли. Әмма шуннан соң да хат ташучының тавык чүпләп бетермәслек никадәр вак эше кала бит әле. Китап та өләшәсе булса, фельдшер эшен дә  йөкләсәләр, почтада бөтенләй эшләргә кеше калмаячак, – дип саный ул.

Яшел Үзән районының Мулла Иле авылы фельдшеры Лилия Садыйкова кеше сәламәтлегенә бәйле эшләрне, почтальонга түгел, хәтта фельдшер ярдәмчесенә дә ышанып тапшыру яклы түгел.

– Шәхсән үзем бу тәкъдимне хуплап бетермим. Шул ук уколны гына алыйк. Аны бит теләсә кем ясый алмый. Бүген аны хәтта фельдшер ярдәмчеләренә дә рөхсәт итмиләр. ФАП булмаган авылларда бәлки фельдшер, китапханәче эшен дә башкаручы хат ташучылар кирәктер дә. Ләкин ул өстәмә эш почтальоннарның үзләренә кирәкме икән соң? Бу яңалык аркасында болай да бармак белән генә санарлык булып калган почтальоннар бөтенләй үк эштән китеп бетмәсме икән? – ди Лилия ханым.

Тәҗрибәле фельдшер бу яңалыкның тагын бер куркыныч ягын атый. Почтальонның фельдшерга әверелүе бик аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дип саный ул:

– Ул кертелә калса, кеше даруханәдән белер-белмәс дару алып, аны почтальоннан ясаттырырга мөмкин. Бу исә, кеше сәламәтлеге өчен генә түгел, гомере өчен дә куркыныч. Уколын ясый белсә дә, почтальон кешегә нинди дару ярау-ярамауны каян белсен?!

Фикер

Айрат Фәррахов, Россия Дәүләт Думасы депутаты:

– Фельдшер эше югары квалификацияле хезмәт сорый. Шушы һөнәрне үзләштерү өчен кеше өч ел укый. Беренче ярдәмне һәркем күрсәтә белергә тиеш. Анысы бәхәссез. Бу эшне шул ук хат ташучы да, машина йөртүче дә башкара ала. Медицина ярдәме кеше бик аз яшәгән төбәкләргә дә барып җитсен өчен, андагы иң абруйлы саналган кешеләрне азмы-күпме күнекмәләр белерлек итеп укыттык. Әмма анысы да беренче ярдәм күрсәтүдән, дару таратудан ары узмады. Чөнки авылдагы фельдшерны беркем дә, шул ук хат ташучы да алыштыра алмый. Теләге булса, ул аңа бу эштә ярдәм генә итә ала.

 

Сан

«Татарстан почтасы» мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта республикада 1011 почта бүлекчәсе (750се – авылда. – Ред.) исәпләнә. Эшләргә кеше булмау сәбәпле, узган ел шуларның 118е вакытлыча ябылган, 122се кыска эш режимына күчкән. Бүген республиканың почта тармагына якынча 450 хат ташучы җитми. Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Бөгелмә, Әлмәт, Алабугада хәлләр аеруча мөшкел.

 


Фикер өстәү