Уйламый әйтелгәне дә, әйтелми калганы да куркыныч. Сүзнең көче дә, тәэсире дә зур – моны һәркем белә, әмма кайчак тиешенчә бәяләми. Сәхифәбездәге әлеге сорау – җавап тормыштагы әһәмиятле сүзләргә багышлана. Бу юлы без Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Эмиль ТАЛИПОВ белән сөйләштек.
:: Иң кадерле сүз?
– Ихластан, яратып әйтелгән сүзләр. Мәсәлән, «Аллаһ», «Әни» сүзләре.
:: Бирешкәндә тартып торгызган сүз?
– Кирәк. Бу сүз авыр чакта ниндидер көч бирә. Һәм Коръән сүзе. Коръәндә: «Һәр авырлыктан соң җиңеллек килә», – дигән аять тә бар.
:: Бик каты яралаган, рәнҗеткән сүз?
– Хыянәт.
:: Әйтәсе килеп тә әйтә алмый калган сүз?
– Әйтелсә, хәерле булсын, әйтелмәсә, хәере белән булсын.
:: Бүген, хәзер ишетәсе килгән сүз?
– Җылы сүз. Бүген генә түгел, адәм баласына, гомумән, җылы сүз кирәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat