Карауҗа җирлеген бизнес яшәртә: эшмәкәрлек авылга нинди файда китерә?

Тырыш, булдыклы кешеләргә авылда да менә дигән итеп эшмәкәрлек белән шөгыльләнер, халкына эш урыннары тәкъдим итәр өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Икенчеләренең эшләргә теләкләре генә булу кирәк, билгеле… Эшмәкәрлек авылга нинди файда китерә? Яшел Үзән районының Карауҗа авылында әлеге сорауга җавап эзләдек.

Колачлау

Җирлеккә дүрт авыл керә: Карауҗа, Күлбаш, Чүрчиле һәм Синтәк. Аларда барысы бергә 1200 кеше яши. Авылларның табигате дә матур. Кунакларны шифалы сулары, бай урманнары, матур күлләре белән җәлеп итә. Карауҗаның 9 еллык мәктәбе, балалар бакчасы, ФАПы, клубы бар. Моннан тыш, берничә ел элек авыл янына «Северная Раифа» һәм «Лесное Озеро» коттедж бистәләрен төзегәннәр. Тагын 940 адреска исәпләнгән «Ягода-малина» бистәсе сафка басып килә. Анысының да үзенең мәктәбе, балалар бакчасы булачак. Инде унлап йортны сатып та алганнар.

Карауҗа авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Гөлчәчәк Исмәгыйлева сүзләренчә, Карауҗа авылында буш йортлар да, ташландыклар да юк. Киресенчә, соңгы елларда кайтып, нигезләрен яңартучылар, йорт салучылар арткан.

– Соңгы биш елда авылларда зур үзгәреш: кайчандыр шәһәргә чыгып китеп, эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән кешеләр, туган авылларына кайтып төпләнеп, ниндидер эш ачарга, авылга да, үзләренә дә файда китерергә тырышалар. Әйтик, карлыган үстерергә дип кайткан Фердинанд абый Күлбаш авылында йорт салырга булды. «Ипле» икмәк пешерү цехының хуҗалары да туганнарына йорт салып чыгып,  нигезләрен яңарттылар, – ди ул.

Моңа кадәр авыл хуҗалыгының бар юнәлешләрен дә колачлаган бер генә җирлекне дә күргәнебез юк иде. Биредә эшмәкәрләр һәм фермерлар терлекчелек, үсемлекчелек, кошчылык, җиләк-җимеш үстерү, яшелчәчелек, умартачылык, балыкчылык, агротуризм, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм җитештерү белән шөгыльләнә.

Әйтик, Карауҗа авылында кошчылык фермасы, ипи пешерү цехы, җиләк плантацияләре, катнаш азык әзерләү бүлеге, бал кортлары белән дәвалый торган апийортлар эшли. Күлбаш авылында «Урман» глэмпингы, карлыган һәм яшелчәләр, яшел тәмләткечләр үстерү басулары бар, киләчәктә ашлык элеваторы, катнаш азык әзерли торган цехлар төзергә планлаштыралар. Глэмпинг уңышлы эшли башлагач, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ул территориягә 20 млн сумлык юл салырга карар кылганнар. Аның каршындагы күлне карап, чистартып, балыклар җибәргәннәр.

– Финанс ягыннан эшмәкәрлекнең авылга файдасы әлегә бик зур, дип әйтә алмыйм, – ди Гөлчәчәк Исмәгыйлева. – Дөрес, Сабан туйларына, Авыл бәйрәмнәренә, үзара салым программасына акчалата ярдәм күрсәтәләр. Анысына рәхмәт. Фермерларның, эшмәкәрләрнең авыл өчен иң зур ярдәме – эш урыннары булдыру. Алар соңгы 3–4 елда җанланды. Аңа кадәр халыкны «Индюжина», «Пестречинка» оешмаларына, «Майский» теплицасына вахта йөртә иде. Ләкин бөтен кеше дә читкә барып йөри алмый бит. Андыйлар өчен яңа эш урыннары бик яхшы булды. Яңа ачылган һәр оешмада үзебезнекеләр эшли. Якынча 100–120ләп кеше эшкә шушы яңа оешмаларга, хуҗалыкларга, коттедж бистәләренә урнашты. Дөрес, башка җирләрдән килүчеләр дә бар. Шулай да авылда яңа эш башлаучыларда, җәелергә теләүчеләрдә кадрлар кытлыгы сизелә.

 

Ипи пешерү цехы

Иң элек без «Ипле» ипи пешерү цехына кердек. Биредә берничә төрле ипи, ипи-батон ризыклары, сохари, чәкчәк, кош теле, кекслар һәм башка тәм-томнар пешереп сатуларын әйттеләр. Шулай ук чәй эчәр өчен тәм-томнарны да төрләндереп торырга тырышалар. Ризыклары тәмле, халык арасында ихтыяҗ зур. Технолог Фәрит абый әйтүенчә, продукцияне Яшел Үзән районы, Казан кибетләренә тараталар.

– Без базарга «Ипле» бренды белән кергән идек. Тора-бара цехның атамасын шулай ук калдырдык. Тик халык безне хәзер күбрәк «Карауҗа ипие» дип белә, – диделәр биредә эшләүчеләр.

Хәзерге вакытта цехта якынча 30лап кеше эшли. Барысы да диярлек шушы җирлекнекеләр. Тагын да җәелерләр иде – кешеләре җитми.

– Монысы – иң үзәккә үткәне. Җәлеп итеп карыйбыз, тик килергә теләк белдергән кеше юк әле, – диде Фәрит абый.

 

Кошчылык фермасы

Нәгыйм Җамалиев хуҗалыгында халыкка кош-кортлар үстереп саталар. Сатудан калганнарын үзләре эшкәртеп, итен кибетләргә, базар һәм ярминкәләргә җибәрәләр.

– Мин авыл хуҗалыгында күптәннән, аның барлык тармакларын да яхшы беләм, күңелемә якын, рәхәтлек бирә торган урын. 2013 елда үземнең фермер хуҗалыгын ачарга булдым. Казандагы ике фатирны саттым да, иске бинаны торгызып, күркәләр алып җибәрдем. Якында гына күркәләр белән шөгыльләнүче эре хуҗалык булганга күрә, аларны бройлерларга алыштырдым. Шуннан соң каз, үрдәкләр сатуга да алындым, – дип таныштырды хуҗалыгы белән фермер.

 

– «Авылга эшмәкәрлекнең файдасы бармы?» дигән сорау булырга да тиеш түгел. Бу – һичшиксез файда. Бүген авылларны эшмәкәр-фермерлар гына үстерә ала. Карауҗада эшчеләр табарга авыр, чөнки халыкның сайлау мөмкинлеге зур, күп  тармаклар колачланды. Һәр фермер, эшмәкәр эшчеләрне яхшы хезмәт хакы, төрле ярдәм чаралары белән җәлеп итәргә тырыша. Мин эш башлаган елларда гына да күп кеше эшсезлектән тилмерә, тәртип бозып йөри иде. Хәзер андыйлар бетте, чөнки эш урыннары артты, – ди Нәгыйм Җамалиев.       

 

 

Хуҗалыкта өч кеше даими эшли. Ара-тирә төрле эшләр башкарып китүчеләр дә бар, билгеле. Раил Нигъмәтҗанов – даими эшләүчеләрдән.

– Мин үзем – шушы авылныкы. Нәгыйм абый хуҗалыгын ачкач, эшләргә эш булды, дип сөендем. Еракка барып та йөрисе юк. Ай саен хезмәт хакын биреп бара, бер начар сүз дә әйтә алмыйм, – ди ул.

Җиләк плантацияләре

Карауҗаның тагын бер горурлыгы – җиләк плантацияләре. Заманында Айдар Шаһимәрданов үзенең партнеры Айрат Зарипов белән төрле бизнес алып бара: төзелеш, милек, хәләл ризык һәм юридик консультацияләр. Ә 2019 елда тормышларын авыл хуҗалыгы белән бәйлиләр. Яшел Үзән районының Зур Яке авылында «ТатЯгода» фермасын ачып, зур теплицалар эшләп куялар. Эшләре уңышлы баргач, бераздан бизнесларын күрше Карауҗа авылына да күчерәләр. Хәзерге вакытта биредә 6 гектар җирдә җиләк үсә: шуның ике гектарында теплицалар тора, калганы – ачык грунтта. Моннан тыш, төрле җиләк-җимеш агачларының үсентеләрен дә саталар.

Җиләк участогында иртә яздан башлап, салкын көзгә кадәр өлгерә торган ремонтант сортлары (Мурано, Габрина, Сирия) үсә. Иң мөһиме – эшмәкәрләр экологик чиста җиләк үстерүгә өстенлек бирә. Сату белән авырлыклар юк. Без килгәндә дә плантацияләрдән җыеп алынган һәр җиләкне «хуҗа»лары көтеп тора иде. Әйтик, Казанның Адоратский урамындагы базарында сату итүче Тәүфыйк бер машина җиләк төяп кузгалды.

Җиләге күп булса да, монда да эшләүчеләргә кытлык сизелә. Әле ярый күршеләр – Мари Элдан килеп эшләүчеләр коткара икән.

– Үз авыл апалары эшләми, ә без аена 45 мең сум акча алабыз, – дип елмая Любовь Петровна. – Эшләргә кеше җитми. Җиләк җыйган көннәрдә, эш җайлы барсын өчен, 20 кеше кирәк. Авылдан берничә кеше килсә дә, аның кадәрлегә җиткәнебез юк. Безнең эш монда апрельдә башлана да октябрь ахырына кадәр дәвам итә. Мин инде биш ел шулай килеп йөрим. Эшен яратам, хезмәт хакын биреп баралар. Быел җиләкләр суыкка эләкте. Уңыш начар булмагае, дип курыккан идек, тик алар тернәкләнеп китә алдылар. Көненә уртача 800–900 кг җиләк җыябыз. Тоннадан артык уңыш җыеп алган көннәр дә була. Шуңа күрә зарланып булмый.

Менә шулай эшле дә, ашлы да булып яши Карауҗа җирлеге халкы.


Фикер өстәү