Рәмзия Вәлиева: Шалтыратып, төнлә улыгыз үлде, дип хәбәр иттеләр

Яшәргә кирәк! Казанда яшәүче Рәмзия Вәлиева әнә шулай ди. Язмыш ничек кенә сынаса да, ул сынауларны җиңәргә тырыша. Балалары өчен утка-суга да керергә әзер. Үзен дә яраталар. Кызы – әнисе, оныклары исә дәү әниләре өчен нишләргә белми.

Рәмзия апа – блогер, социаль челтәрләрдә тәмле ризыклар пешерү серләре белән бүлешә. Янында гел оныклар аның. Улыныкы икәү, кызыныкы өчәү. Күзләренә яшьләр тулып, инде сыгылып төштем дигәндә, аны оныклары юата.

– 17 яшемдә Питрәчтән Казанга укырга килгән кыз бала идем мин. Тегүчелеккә укыдым да эшли башладым. Көненә 13–14 сәгать тегәр идем, – дип искә ала Рәмзия апа. – Ирем белән бер ай гына очрашып, тормыш корып җибәрдек. Шөкер, 42 ел матур гына гомер кичерәбез. Фәргать начар ир булмады. Дус кызымның туенда таныштык без. Ул чакта аның да йөргән кызы бар, мин дә егет белән. Шулай бергә сөйләшеп утырабыз. Уен-көлке белән: «Чиратта кем өйләнә?» – дим. Фәргать, бер дә уйлап тормыйча: «Мин сине кияүгә алам?» – димәсенме?  Башта игътибар да итмәдем. Ә соңыннан егетнең сүзләре чын икәнен аңладым. Аңа – 21, миңа 19 яшь иде. Иптәш кызымның егетенең дусты да булгач, начар кеше булмас, дидем. Ул, алам, диде, мин чыктым.

Бер-бер артлы ике балалары туа. Рәмзия апа тегүчелеген ташламый. Балалар үскәндә, ире бик ярдәм итә. Бер-берсен аңлап, матур гына гомер итәләр. Фәргать абый да бик гаилә җанлы була. Эшләгән акчасын әле дә тиененә кадәр хатынына алып кайтып бирә икән.

– Балалар табибы гел өченче сабый алып кайтырга кыстады. Бик сәламәт балаларыгыз, дияр иде. Тик мин гел карыштым. Кем белгән аны… Алып кайтасым да калган. Төшләремә гел бер кыз бала керде. Кызыл күлмәк киеп ишек төбендә торыр иде. Ә мин аны гел кертмәдем. Әгәр белгән булсам… – ди Рәмзия апа.

Йөрәгендә зур хәсрәте бар аның. Гаиләсе белән Алексеевскида яшәгән 37 яшьлек улы моннан бер ел элек кинәт вафат була. Читкә китеп эшләп йөри ул. Үләр алдыннан, әллә сизенеп, гел әнисенә шалтырата. Рәмзия апа улының бу хәленә аптырый да.

– Вахта белән эшләп йөри иде. Соңгы өч көндә, күңелем тыныч түгел, дип шалтыратты. Төн уртасында да смслар яза иде. Аякларым авырта, дип зарланды. Мин аны, кайтуга ук, Казанга кил, дип чакырдым. Ул, үзебездәге хастаханәдә генә ятармын, диде. Кайткач, ике көн хәбәргә чыкмады. Гаиләсе беләндер, комачау итмим, дидем. Икенче көнне миңа, чит номердан шалтыратып, улыгызның хәле авыр, диделәр. Казаннан кайтып алдык. Шешенгән иде. Кан басымы да күтәрелгән, – дип сөйли Рәмзия апа. – Казан хастаханәсендә колач җәеп каршы алмадылар, көчкә салдык. Икенче көнне реанимациядәге табиб, хәле уңайланып килә, диде. Эчемә җылы йөгерде. Сөенеп, өйгә кайтып киттем. Иртәгесен тагын бардым. Улым янына кертегез, дип ялвардым. Кертмәделәр. Табиблар алышынган иде. Кизү торучы, хәле авыр, диде. Икенче көнне исә, шалтыратып, төнлә улыгыз үлде, дип хәбәр иттеләр.

Ул чакта Рәмзия апаны кызының олы улы гына коткара. Яшисем килми, дип үксегән чаклары күп була. Оныгы исә, син безгә кирәк, дип, дәү әнисен бер минутка да калдырмый. Улы Фаилнең ике баласы да Рәмзия апа өчен өзгәләнеп торалар. Улының малае барысын да аңлый икән. Ә менә кызы кечкенәрәк әле. Зиратка баргач та: «Әтием, кайчан кайтасың?» – дип сорый ди. Шул сабыйга әтисе төшенә еш керә икән әле.

– Күптән түгел кызым Энҗе авырып китте. Киявебез махсус хәрби операциядә безнең. Киткәненә өч ел була инде. Без башта күрше йортларда яшәгән идек. Аннары уйлаштык та, ике фатирны сатып, йорт алырга булдык. Кызымның гаиләсе белән бергә Северный бистәсендә яши башладык. Бер ел яшәдек микән, өлешчә мобилизация башланды. Кияүне җибәрү дә җиңел булмады. Кызым өч баласы белән калды. Әнә шул вакытта, ярый әле без бергә яшибез, диештек, – ди Рәмзия апа.

Энҗегә дә әнисе янында булганга күп тапкыр шөкер итәргә туры килә. Быел кинәт кенә авырый башлый ул. Эшендәге кондиционердан салкын бәреп, куллары күтәрелмәс була, аркасы сызлый башлый. Әле шул килеш тә эшләп йөри. Тәмам урынга калгач кына, табибларга күренә. Энҗегә зур сынаулар узарга туры килә. Табибларның дәвалавы гына авыртуны басмый. Инде йөри алмас, дигәндә генә, бәхеткә, башка хастаханәдә эшләүче табиб үзенә чакырып ала. Ул Энҗенең муен тирәсендә бүсер барлыгын һәм аңа тиз арада операция кирәклеген әйтә. «Энҗе гомергә урын өстендә ятуга да калырга мөмкин!» – дип тә кисәтә. Шунда Рәмзия апа җаваплылыкны үз өстенә алып, операция ясауларын сорый. Бәхетләренә, ул уңышлы уза.

– Бала хәсрәтеннән дә авыры юк. Шуңа да кызымның гомерен саклар өчен кулдан килгәнне эшләдем. Шакымаган ишек калмады. Инде бу сынаулар артта калсын, киявебез исән-имин яныбызга кайтсын, кызым ныклап савыксын иде. Киленем белән сөйләшеп торабыз. Оныкларым да бик сагына. Каникулда яныбызга да киләләр. Алар әтиләрен сагына, мин – улымны, – ди Рәмзия апа. – Берәүгә дә мондый хәсрәт килмәсен. Газиз балаларыгыз сау-сәламәт булсын. Тормыш авырлыкларына бирешмичә яшәсәк иде. Оныклар хакына…


Фикер өстәү