Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мари Эль республикасына эш сәфәре кысасында, XXIV Федераль Сабан туенда катнаша.
Билгеле булганча, Сабан туе гомумфедераль дәрәҗәдә 2021 елдан бирле үткәрелә. Быел бәйрәм чаралары Йошкар-Олада уза. Анда илнең 72 төбәгеннән 500ләп делегат катнаша. Татарстанны Сабан туенда Түбән Кама районы тәкъдим итә, алар чын татар ишегалды мәйданын да оештырган.
Бәйрәмгә килүгә, Рөстәм Миңнеханов, Мари Эль республикасы башлыгы Юрий Зайцев, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев һәм башка кунаклар Сабан туе мәйданнары белән таныштылар, Түбән Кама районы ишегалдын карадылар.
Исегезгә төшерәбез, кичә, 5 июльдә, XXIV Федераль Сабан туе призына ат чабышлары, Татарстан һәм Мари Эль сәнгать осталары концерты узды.
Бүген бәйрәм кысасында спортчы-парашютчылар чыгышы, шулай ук Федераль Сабан туе символы — канатлы Тулпар атын тапшыру тантанасы (киләсе елда бәйрәмне үткәрү урыны — Саха Республикасы(Якутия) да узачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat