Марий Эл Республикасы Башлыгы: «Бүген без ике милләтнең берләшүен күрдек»

Бүген Марий Эл республикасы башкаласында XXIV Федераль Сабан туе уза. Бәйрәм кунакларын Марий Эл Республикасы Башлыгы Юрий Зайцев сәламләде.

«Исәнмесез, кадерле дуслар!» Юрий Зайцев сүзен татарча исәнләшеп башлады. «Әлеге зур чараны кунакчыл мари җирендә үткәрү — безнең өчен зур хөрмәт. Безнең өчен Сабан туе — халыклар арасында үзара аңлашу һәм татулык символы. Президентыбыз Владимир Путин юкка гына Россиянең күпмилләтле бердәмлеген иң зур кыйммәт дип атамады. Монын белән бик күпләр килешәдер», — диде Юрий Зайцев.

Аның фикеренчә, бүген без ике милләтнең, шуннан чыгып бөтен илнең берләшүен күрдек. «Безнең ил башкалардан шул ягы белән аерыла да инде.», — диде ул.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү