Әҗәтле белем: уку өчен кредит кемнәргә бирелә?

Укыйсы килә – акча юк. Хәзер студентларга баш кашып, күп уйларга кирәкми. Россиядә белем алу өчен ташламалы кредиттан файдалану мөмкинлеге бар һәм ул елдан-ел популярлаша. Татарстанда яшәүчеләр ел башыннан 60 миллион сумлык белем кредитлары рәсмиләштергән. Бу былтыргыдан 30 процентка күбрәк. Ссуда кемнәргә бирелә? Аны алу тәртибе ничек? 

Нинди кредит ул?

Белем алу өчен кредит (образовательный) бүген генә уйлап табылган әйбер түгел. Ул илдә 2007 елда ук кертелеп, 12–30 процентлы ставка белән тәкъдим ителгән. 2020 елдан исә Россия Хөкүмәте карары белән ставка 3 процентка кадәр кимегән. Максаты – урта һәм югары уку йортларындагы түләүле бүлекләрдә белем алучы студентларның матди хәлен җиңеләйтү, кадрлар проблемасын хәл итәргә булышу. Тик бу хакта күпләр белми әле. Кемдер безнең авыздан беренче тапкыр ишетер бәлки. Соңгы елларда югары уку йортларында уку бәяләре артып тора. Әйтик, узган ел илдә ул 12 процентка күтәрелгән. Шуңа күрә яшьләрдә ташламалы кредит алуга ихтыяҗ туган да инде.

Белем кредиты уку теләге булган 14 яшьтән 75 яшькә кадәрге кешеләргә бирелә. Ул уку чорында һәм диплом алгач, тагын тугыз ай гамәлдә булачак. Шушы вакыт эчендә студент ай саен процентларны гына түли. Бу сумма хәтта 100 сум да булырга мөмкин. Анысы инде белгечлек бәясенә карый. Бурычның төп өлешен исә укып бетергәч, 15 ел дәвамында каплыйсың. Аны алдан түләп бетерергә дә ярый. Әмма шунысы бар: әгәр студентны укудан кусалар яки үзе теләп китсә, ташламалы чор бетә һәм процент ставкасы арта.

– Россиядә югары уку йортларында белем алу өчен дәүләт ярдәме белән кредитлар бирү активлаша. Программага шулай ук Т-Банк (Тинькофф) та кушылды. Хәзер мондый белем алу заемнарын Сбербанк, РНКБ һәм Алмазэргиэнбанк бирә, – ди Банки.ру белгече Инна Солдатенкова.

Кесәгә сукмый

Казанда яшәүче Корбановлар гаиләсе әлеге кредит турында игъланнан күреп белгән. Саклык банкы тәкъдим иткән була аны.

– Улыбыз Ранэль быел КХТИны тәмамлады. Үзе теләгән юнәлешкә бюджетка керергә баллы җитмәде. Башкасына барасы килмәде. Шуннан соң түләүле бүлеккә документлар бирде. Банктан 600 мең сум кредит алдык. Бер ел уку бәясе – 150 мең сумнан артыграк. Улыбыз ай саен банкка 1300 сум тирәсе түли. Җаваплылыгы да артты. Калганын эшкә урнашкач түләячәк. Без бюджет өлкәсендә эшлибез. Шуңа күрә күп акча түләү мөмкинлегебез юк. Ә бу кредитның файдасы зур, – ди Эльмира Корбанова.

Вузга түгел, техникумга керә алмаучылар да бар. Әнә узган ел 9 нчы сыйныфны тәмамлаган Азалия Нәҗмиева башкалада сатучы булып урнашкан.

– Узган ел үзем теләгән техникумга керә алмадым. Теләмәгәненә керәсем килмәде. Диплом өчен генә нәрсәгә ул миңа? Дизайнер буласым килә. Сатучы булып эшкә урнаштым. Тамагымны үзем туйдырам. Артык акча туздырмыйм, җыеп барам. Алга таба укырга кирәк. Ташламалы кредит турында беренче ишетәм. Кулланып карарга кирәк булыр, – ди Лаеш кызы Азалия.

Быел республикада Саклык банкыннан көллият, вуз студентлары 300дән артык кредит рәсмиләштергән. Гыйнвар аенда күбрәк алганнар. Бу сан – 40 процент. Ул 25 яшькә кадәрге егет-кызларга бирелгән. Уртача суммасы – 191 мең.

Саклык банкының «Татарстан банкы» бүлеге идарәчесе Руслан Сәлимов белдергәнчә, хәзер күп кенә клиентлар ташламалы ипотека программаларының бетерелүенә борчыла. Белем алу өчен тотылган акча күчемсез милеккә инвестицияләр кебек үк мөһим. Уку чыгымнарын ташламалы белем бирү кредиты ярдәмендә киметергә мөмкин. Кызганыч, студентларның күбесе бу хакта белми.

– Программа эшли башлаганнан бирле, Татарстанда 330 миллион сумнан артык шундый кредит бирелде, – диде Руслан Сәлимов. – Аны уку йорты белән килешү төзегән студентлар банкның теләсә кайсы офисында рәсмиләштерә ала. Моның өчен паспорт, гариза, лицензиясе булган уку йорты белән түләүле хезмәтләр күрсәтү турындагы килешү һәм түләү өчен счет кирәк. 18 яше тулмаганнар әти-әниләре яки законлы вәкилләренең берсенең паспорты һәм ризалыгын, үзенең туу турындагы таныклыгын алып килергә тиеш.

Вузга килгәч беләләр

Республикабыздагы югары уку йортларында ташламалы мәгариф кредитын кулланучылар күпме?

Казан дәүләт медицина университетында сорауны банкларга бирергә киңәш иттеләр. Студентлар үзләренең кредит алганмы, юкмы икәнлеген әйтми, дип белдерделәр. КФУда былтыр 1711 студент шундый кредит алган. Казан илкүләм тикшеренүләр технология университетында (КХТИ) узган ел 73 студент файдаланса, быел бу сан – 66.

– Бу сан зур түгел, барлык студентларның бик аз проценты. Ана капиталы белән бер чама. Бездә бюджет урыннары күп. Күпләр өчен әти-әниләре түли. Мәгариф кредитыннан еш кына авыл студентлары файдалана. Шартлары бик отышлы. Бигрәк тә гаиләнең уку өчен шунда ук түләү мөмкинлеге булмаганда. Шундый тенденция күзәтелә: әти-әниләр ул яки кызларының уку өчен үзләре түләвен тели. Ни өчен дигәндә, бу очракта белем алуга җаваплырак карый башлыйлар, – дип әйттеләр безгә КХТИда.

Казан инновация университеты ректоры, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясова әйтүенчә, республикада алар бу мөмкинлектән беренчеләрдән булып файдалана башлаган.

– Бездә белем бирү кредитлары хисабына белем алучы студентлар бар. Пандемия вакытында финанс кыенлыклары кичергән әти-әниләр өчен үзе бер ярдәм булды ул. Әгәр финанс оешмалары активрак мәгълүмат бирсә, белем бирү кредитлары турында күбрәк кеше белер иде. Абитуриентларның күбесе бу хакта югары уку йортларының кабул итү комиссиясенә килгәч кенә ишетә, – ди ректор.

Асия Тимирясова фикеренчә, әлеге кредит белем алудагы проблемаларны хәл итәргә булыша. Еш кына БДИ баллы яки финанс мөмкинлекләре җитмәү вуз яки ссуздагы бюджет урыннарына укырга керүгә киртә булып тора. Бу очракта әлеге кредит – үзе бер ярдәм. Белем ул – киләчәккә инвестиция, шуңа күрә сыйфатлы белем алу өчен барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланырга кирәк.

– Мәгариф кредитының кадрлар кытлыгын хәл итүе икеле анысы. Әмма студентның карьерасына йогынты ясарга мөмкин. Без әлеге ташламадан файдаланучы яшьләрдә уку теләге күбрәк булуга игътибар иттек. Аларны диплом түгел, уку нәтиҗәсе кызыксындыра. Яшь белгеч кредитны тизрәк түләп бетерү өчен вакытында эшкә урнашу ягын караячак. Үз һөнәре буенча эшләр дигән ышаныч та күбрәк, – ди Асия Тимирясова.

Фикер

Полина Романенко, быел БДИда 398 балл җыйган Казандагы 18 нче мәктәп укучысы:

– Мондый ташламалы кредит турында ишеткәнем бар. Дусларым кызыксына чөнки. Документларымны Казан, Мәскәү вузларының халыкара багланышлар яки журналистика бүлекләренә тапшырырга җыенам. Мисал өчен, Мәскәүнең мин укырга теләгән Югары икътисад мәктәбендә бер ел уку бәясе – 750 мең сум. Бар кеше дә бюджетка укырга керә алмый. Шулай ук елга 600–700 мең түләргә акчасы да булмаска мөмкин. Андыйларга менә дигән мөмкинлек инде бу. Миңа исә кредитның кирәге чыкмас, баллар җитәр дип ышанам.

Алексей Лопатин, КИТТУ-КАИның реактив двигательләр, энергетик җайланмалар кафедрасы мөдире:

– Бу кредитлар күптән бар инде. Минемчә, ул һаман халык арасында кулланышка киңрәк кереп китә алмый. Беренчедән, абитуриентның, укып бетергәч, кайда эшләячәге турында күзаллавы кирәк. Бу яктан аларда ышаныч җитеп бетми. Хикмәт бит процентларда түгел. Ипотеканың ставкасы югары булса да, алалар бит әнә. Белем кредитын алай түгел. Ипотека белем алуга караганда мөһимрәк дип уйлый яшьләр. Монда проблема – белемнең кыйммәтен аңламауда. Белем киләчәктә эшкә урнашып, карьера төзү мөмкинлеге бирергә тиеш. Безнең вузда ташламалы кредитны ни дәрәҗәдә куллану-кулланмауларын әйтә алмыйм. Кадрлар мәсьәләсе ул яшьләр, укырга теләүчеләр санына, көндәшлек уята торган укыту программаларына бәйле. Кредитның моңа катнашы юк. Хәзер бит бюджет урыннары болай да мәктәпне тәмамлаучылар санына караганда күбрәк. Югары белем алу мөмкинлеге бик зур.

Сан

Саклык банкы 2021 елда белем алу өчен илдә 25 мең заем биргән. Бу сан 2022 елда – ике, ә 2023 елда өч тапкыр арткан. Шулай итеп, барлык заем 180 меңгә җиткән.

 

«Выберу.ру» финанс маркетплейсы уздырган тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, илдәге әти-әниләрнең 26 проценты, ул-кызларын университетка кертү өчен, банклардан акча алырга планлаштыра. Респондентларның 10 проценты гына тиешле сумманы алдан туплаган, аларга укуга әҗәтнең кирәге юк. Сораштыруда катнашучыларның 41 проценты балалары югары уку йортларының бюджет бүлегенә керер дип өметләнә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү