Табиб-диетолог Индира Гыймалтдинова: Каһвәдән гомумән баш тартырга киңәш итәр идем

Хәл кертә, кәефне күтәрә. Күпләрнең яраткан эчемлеге каһвә әнә шул ягы белән алдыра. Ярату гына түгел, күп очракта бәйлелек тә китереп чыгара ул. Табиблар исә, каһвәнең зыяны бар, дип кисәтә. Анысы нидән гыйбарәт?

Каһвәгә кагылышлы сорауларыбызга табиб-диетолог Индира Гыймалтдинова ачыклык кертте.

– Җәйге челләдә каһвә эчәргә ярыймы?

– Җәй көне үзеңне яхшы хис итәр өчен, мөмкин кадәр күбрәк чиста су эчәргә кирәк. Ә каһвә организмны сусызландыра. Ник дигәндә, ул бәвелне бик яхшы куа. Шуңа күрә эссе көннәрдә бу эчемлек белән мавыгырга ярамый. Каһвә йөрәккә дә бәрә. Шуңа күрә йөрәк-кан тамырлары авыруыннан интеккән кешеләргә җәйге челләдә аңардан гомумән баш тарту хәерле.

– Каһвәнең тагын нинди зыяны бар?

Аны эчкәч, еш кына күңел болгана, авызда әче тәм кала, кикертә башлый, эч күбә. Бу билгеләргә бармак аша карарга ярамый. Ник дигәндә, мондый хәл еш кына үт куыгына зыян килгәндә күзәтелә. Аннары каһвә кан тамырларын да тарайта. Бу турыдан-туры күзгә бәрә: кеше начаррак һәм тоныграк күрә башлый. Күпләрнең яраткан эчемлеге бит тиресенә дә зыян сала. Ул сорылана, төссезләнә.

Индира Гыймалтдинова

– Ә файдасы бармы икән?

– Ни генә дисәң дә, зыянына караганда, файдасы азрак. Соңгы тикшеренүләр каһвәнең бавырга файдалы булуын күрсәткән. Ул кан басымы төшкәндә, кәефне күтәрергә кирәк булган ярдәм итә.

– Көнгә күпме каһвә эчәргә мөмкин?

– Күп дигәндә 200 миллилитр. Аны сөт кушып сыегайтсаң, зыяны азрак булачак. Каһвәне көннең беренче яртысында – көндезге сәгать уникегә кадәр эчү хәерле. Әйткәнемчә, ул организмны сусызландыра. Шуңа күрә бер стакан каһвә эчкәннән соң, ике стакан чиста су эчеп куярга кирәк.

– Кайсы очракта каһвә эчүдән бөтенләй тыелып торырга?

– Гемоглобины түбән кешегә каһвәдән гомумән баш тартырга киңәш итәр идем. Ник дигәндә, аның составындагы кофеин организмга тимер үзләштерергә комачаулый. Каһвә сөяктәге кальцийны да юдырып чыгара. Шуңа күрә сөяк авырулары вакытында да аннан баш тарту хәерле. Каһвә калкансыман биз эшчәнлеген дә боза. Әлеге эчемлек – ашказаны, уникеилле эчәк авырулары булган кешеләрнең дә дошманы. Ул ашказанының, эчәклекнең лайлалы тышчасын ярсыта. Каһвә йогынтысында яралар начар төзәлә. Ул эчәкләргә дә тискәре йогынты ясый. Бигрәк тә эч күбүдән интеккән кешеләргә сак булырга кирәк. Артык нык хискә бирелүчән, эмоциональ кешенең дә, кәһвә эчкәч, хәле авыраерга мөмкин. Ник дигәндә, кофеин организмны тагын да ярсытып, уятып җибәрәчәк.

 

 

Кызыклы фактлар

  1. Каһвәгә иң нык мөкиббән китүчеләр Финляндиядә яши икән. Биредә бер кеше көненә уртача 6 чынаяк каһвә эчә. Бөтен дөнья күләмендә исә көненә якынча 2 миллион чынаяк каһвә эчелә.
  2. Ул дөнья күләмендә иң күп сатылган продуктлар рәтендә икенче урында тора. Беренче урында – нефть.
  3. Составындагы иң төп матдә – кофеин. Каһвә агачлары аны бөҗәкләрдән саклану өчен бүлеп чыгара.
  4. Каһвә аз калорияле эчемлек санала. Шуңа күрә аны ябыгырга теләгәндә дә була.

 


Фикер өстәү