Киев режимы вәкилләренең, янәсе, Россиянең гражданлык объектларын белә торып ракета һөҗүменә тотуы турындагы белдерүләре чынбарлыкка килми. Бу хакта Оборона министрлыгы хәбәр итә.
Киевтә төшерелгән күп кенә фото һәм видеокадрлар җимерелү очракларының Украинаның һава һөҗүменнән саклану ракетасының бәреп төшерелүе сәбәпле барлыкка килүен раслый, дип билгеләп үткән ведомство.
“Киев режимының мондый белдерүен беренче тапкыр гына ишетү түгел инде. Ул һәрвакыт НАТОдагы яклаучыларының чираттагы җыелышы алдыннан шундыйрак коткы таратып ала. Максаты – Киев режимына алга таба да акча бирдерү, сугышны Украинаның соңгы хәрбиенә кадәр дәвам итү”, – диелгән белдерүдә
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat