Зәй районында җиде фельдшерлык пункты төзекләндереләчәк

Быел “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты нигезендә, Зәй районы үзәк хастаханәсенең җиде фельдшер-акушерлык пункты төзекләндереләчәк. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

“Программага Шыкмамай, Поповка, Пуст-Ашыт, Югары Налим, Зичәбаш, Урта Пәняче, Иске Маврино авылларындагы фельдшер-акушерлык пунктлары кертелгән. Һәрбер бинада билгеле бер эш төрләрен башкару күздә тотылган”, – дип сөйләп үтелгән министрлыкта.

Барлык медпунктларда янгын турында хәбәр бирү системалары һәм термоэлектрика урнаштырылган инде. Моннан тыш, әйтик, Урта Пәнәче авылында ФАП бинасы төзекләндерелгән, ә Иске Мавринода бинаның ишек-тәрәзәләре алыштырылган, асылма түшәмнәр урнаштырылган. Шыкмамай һәм Пуст-Ашыт авылларында идәннәр ныгытылган һәм ремонтланган. Югары Налим фельдшер-акушерлык пункты бинасы эчендә санузел булдырылган.

Медицина пунктларында ремонт ясалганнан соң, фельдшер өчен дә, биредә яшәүчеләр өчен дә уңайлыклар барлыкка киләчәк. Шулай итеп, җирле халык медицина ярдәмен заманча шартларда алу мөмкинлегенә ирешәчәк.

“Россия Федерациясендә сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел буынын модернизацияләү” федераль проекты, “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты буенча, 2022 елдан гамәлгә ашырыла. Максаты – кешеләргә яшәү, уку яисә эшләү урыны янәшәсендә медицина ярдәме күрсәтүне оештыру. Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү